Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Хәйрия акциясе дәвам итә

Бөгелмәдә янгын чыгу турында хәбәр бирү җайланмаларын түләүсез урнаштыру буенча хәйрия акциясенең өченче этабы булып узды.

Бөгелмәдә янгын чыгу турында хәбәр бирү җайланмаларын түләүсез урнаштыру буенча хәйрия акциясенең өченче этабы булып узды, дип хәбәр итәләр безгә Бөгелмә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлегеннән. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2016 елда башланып киткән иде. Чараның узган этапларында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ишле гаиләләр яши торган йортларда һәм квартирларда, өйдә социаль хезмәт күрсәтелә торган инвалидлар яшәгән торакларда янгын датчиклары урнаштырылды.

Бу чарада янгынга каршы эш алып баручы службалар,  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бедән шөгыльләнүче бүлек, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте вәкилләре, социаль яклау хезмәткәрләре катнашты. Төп бурыч – янгын чыгу куркынычы аеруча кискен торган категория кешеләрне һәм гаиләләрне ут афәтеннән саклау, яклау. Олылар белән дә, балалар белән дә янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса