Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Актуаль тема

Хезмәтләре – романтика

Студент еллары... Һәрбер кешенең тормышында иң матур, гүзәл, күңелле вакыт.

Шунысы да мөһим, әлеге дәверне һәркем үзенчә үткәрә. Ә язмабызның бүгенге геройлары – Бөгелмә машина төзүчеләр һәм Лениногорск нефть техникумнарының 4 нче курс студентлары – Кристина Модина һәм Иван Бакаржиев чын дөресен әйткәндә кыю, үз көчләренә ышанучан, үз өсләренә җаваплылык алудан курыкмый торган, креатив яшьләр. Студентларның хезмәт отрядларында актив катнашып, җитәкчелек тарафыннан югары бәя алган студентлар бездә дә бик яхшы тәэсирләр һәм яшь буын өчен горурлык хисләре уятты.

Кристина үткән ел да ерак юлга йөрүче вагоннарда проводниклар отрядында хезмәт күрсәткән, быел да шул ук отряд составында эшләргә планлаштыра.

– Курсташымның абыйсы элек әлеге отряд составында эшләгән иде, шуңа күрә танышым бу хезмәт, аның нечкәлекләре турында безгә дә сөйләде. Мин, гомумән, поездларда йөрергә яратам, шуңа күрәдер дә, кызыксынып киттем, үземне дә әлеге эштә сынап карарга уйладым һәм һич кенә дә үкенмим, бик ошады, шуның өчен быел да әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булды, – ди Кристина.

Язмабызның икенче герое Иван Бакаржаев Кристина белән бер отрядта эшли, нәкъ менә хезмәт отрядында алар арасында дуслык җепләре үрелеп китә.

– Мин студентлар хезмәт отрядында бераз алданрак – 2016 елда эшли башладым. Быел ерак юлга йөрүче вагоннарның проводниклары отрядына өченче тапкыр барам. Үткән ел отрядта 17 кеше идек. Бу – Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт шәһәре студентлары. Казан шәһәрендә – Россия тимер юллары составында эшләдек. Казаннан Адлерга, Новороссискийга, Анапа, Мәскәү, Яңа Уренгой юнәлешләрендә йөрдек.

Иван 2017 елда Студентлар хезмәт отрядларының Лениногорск штабы җитәкчесе итеп билгеләнә. Шул вакыт аңа Бөгелмә яшьләре белән берләшү идеясе килә. Бу турыда Бөгелмә районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Константин Круглов белән күрешеп, сөйләшә, кирәкле документлар эшләнә һәм күршедәш шәһәрләрнең яшьләре арасында хезмәттәшлек урнаша. Шулай итеп, Бөгелмә-Лениногорскның бердәм штабы һәм үз отрядлары булдырыла.

Билгеле инде, студент яшьләр өчен дөнья тану, яңа дуслар булдыру белән берәттән, үз кирәк-яракларыңа бераз акча туплау да бик мөһим. Бу уңайдан да хезмәт отрядлары вәкилләре бер дә зарланмыйлар, ә киресенчә... 

– Студентлар хезмәт отрядларының тарихы 1959 елдан башлана, ул вакытта да төзелеш отрядлары әгъзаларын беркайчан да хезмәт хакы буенча  рәнҗетмәгәннән, хәзер дә бу традиция сакланган, шәхсән мин үзем былтырның җәендә 90 меңгә якын хезмәт хакы алып кайттым, – дип сөйләп китте Иван.

Кристина исә иптәш егетенә караганда озаграк вакыт эшләгән, шул рәвешле хезмәт хакын да күбрәк алган. 2017 елның 9 июньеннән алып, 16 сентябренә кадәр эшләү дәверенә ул 110 мең сум акча алып кайткан.

Яшьләр билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасының Студентлар хезмәт отрядлары Дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләрдә эшли. Быел безнең җыелма штабтан проводниклар отрядына 14 кеше барачак. Алар герой шәһәр – Волгоградта эшлиячәк – әлеге шәһәрдән  йөрүче поездларга хезмәт күрсәтәчәк. Биш студенттан торган беренче төркем 27 июньдә киткән, төп өлеш, калган тугыз кеше – 5 июльдә китеп, бергәләшеп эшлиячәкләр.

– Һәрбер отряд төренең үз романтикасы. Тәрбиячеләр өчен ул балалар белән аралашудан алган шатлык, төзүчеләр матурлыкны үзләре булдыра, проводникларның шулай ук үз романтикасы, юлда барганда киң, матур кырлар, урманнар, төрле шәһәрләр күрәсең – искиткеч матурлык. Төрле кешеләр белән аралашасың, һәркемнең үз тарихы, проводник ул һәрбер пассажирны тыңларга, ярдәм итәргә әзер булган, эмоциональ хәлне җайлый белүче кешеләр. Чөнки ерак юлда кеше берүзе булса, проводниклар ярдәмгә килә, аны тыңлаучы, әңгәмәдәш роленә дә керә. Быелгы сезонга отрядның үзенең планнары бар. Әлегә алар турында сөйләми торабыз. Безнең белән беренче тапкыр баручы егет-кызлар да бар. Билгеле инде, алар белән эш алып барачакбыз. Буш вакытларда ял итү мәсьәләсендә дә үз планнарыбыз бар, – дип уй-фикерләре белән аралаша Иван.

– Студентлар хезмәт отрядларында булган һәрбер көнне хәтерлим. Эше җаваплы, җитди булса да, кайвакыт бик нык арытса да, соңынан боларның барысы турында да сагынып искә аласың. Юлда йөргәндә төрле шәһәр отрядлары вәкилләре белән очрашу, сөйләшү, дуслашу үзе ни тора, – ди Кристина.

Актив яшьләр киләчәккә якты планнар белән яши. Иван Бакаржиев (“Стрела” проводниклар студентлар отряды мастеры) Дәүләт хезмәткәре һөнәре турында хыяллана: “Киләчәктә Казан федераль университетына керергә планлаштырам. Дәүләт хезмәткәре буласым килә. Мин бу һөнәр турында күп укыдым һәм ул минеке дип уйлыйм”.

Кристина Модина (боец): “Мин полициядә эшләргә хыялланам. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, шул юнәлештә укырга керергә теләдем. Ул вакытта үз фикерем юк иде, якыннарым кире күндерделәр. Шулай да, барыбер, Казан Эчке эшләр министрлыгы уку йортында укыйсым килә”.

Яшьләрнең икесе дә үткән ел яхшы хезмәтләре өчен Татарстан Республика хөкүмәте тарафыннан бүләкләнгән. Әлеге тырыш, максатчан яшьләрнең барлык теләкләре дә тормышка ашып, бәхетле булуларын телисе килә.

Фотолар – авторныкы һәм Кристина Модинаның шәхси альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса