Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Халык санын алуга әзерлек башланды

Бөгелмә дәүләт статистика органнары 2020 елның октябрь аенда узачак чираттагы халык санын алуга әзерлек эшләрен башлап җибәрде.

Әлеге кампаниягә халык санын алу эшчәнлеге буенча уку-өйрәнү узган вакытлы персонал җәлеп ителә. Инде август аенда ук Бөгелмә районында теркәүчеләр (регистратор) урамнар, йортлар буйлап йөреп, 2020 елда булачак халык санын алу кампаниясенә әзерлек йөзеннән, адресларны барлап, тикшереп йөри башладылар. 

Бөтен шәһәр һәм район 27 теркәү участогына бүленгән. 30 эш көне эчендә теркәүчеләр чама белән һәркайсысы 600 йортта булып, адреслар исемлегенең дөреслеген тикшерергә, корылмаларда аншлаглар, күрсәткечләр бармы икәнлеген карарга, картада билгеләнгән объектлар белән аларның тәңгәл килү-килмәвен ачыкларга,  кирәк була калса, төзәтмәләр кертергә тиешләр. Бер генә урам, бер генә йорт та игътибардан читтә калмаячак.   

Район территориясендә 16 меңнән артык йорт тикшереләчәк. Эшнең бу этабында регистраторларның кешеләрнең йортларына, квартирларына кереп, сораштырып йөрүләре каралмаган. Хосусый йортлар секторында йөргәндә генә, даими яшәүчеләрнең санын төгәлрәк ачыклау максатыннан, берничә сорау белән мөрәҗәгать итүләре ихтимал. Үз шәхесен раслау өчен теркәүчеләр үзләре белән “Росстат” мөһере сугылган тиешле үрнәктәге таныклыкларын йөртәләр. 

2020 елдагы халык санын алу кампаниясенә тиешле әзерлек эшләре алып бару  дәүләт статистика идарәсенең генә түгел, җирле үзидарә органнарының да мәнфәгатендә. Адресларда төгәллек булдыру (биналарга, күпквартирлы һәм хосусый йортларга аншлаглар әзерләп кую) халык санын алучыларга гына түгел, ә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләргә, Гадәттән тыш хәлләр ведомствосындагы хезмәткәрләргә, полиция һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә дә кирәк вакытта адрес буенча объектны тиз табу һәм барып җитү өчен зур уңайлыклар тудырачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса