Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Халык белән очрашу

Хезмәт коллективлары белән очрашуларның чираттагысы “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыятендә узды.

Актлар залында предприятиенең барлык структур бүлекчәләреннән вәкилләр җыелды. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре һәм киләчәккә куелган бурычлар турында җәмгыятнең генераль директоры Азат Хәлимов сөйләде. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов районда соңгы 5 елда башкарылган эшләр турында таныштырып узды.

Депутатлар тарафыннан башкарылган эшләр, республика бюджеты ничек формалашуы һәм VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин җиткерде. Җыелышта катнашучылар күрше районнардагы кебек шәһәрдә пляж зонасы булдыру, Югары бистәдә тротуарлар төзү, күпбалалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән участокларга инженерлык коммуникацияләре үткәрү, җәмәгать транспорты эше һәм башка сораулар бирделәр. Аларга тулы җаваплар бирелде, сорауларның бер өлеше эшкә алынды.

 

Әнвәр Әхмәдиев,

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма сәркатибе

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса