Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Кеше яраткан эшен яхшы эшли

25 ел элек өйләнешкәч, яңа туган гаиләгә сыер бүләк итәләр. Аңа иптәшкә дип тагын берне сатып алалар. Абрамовлар гаиләсе хуҗалыгына шул вакытта ук нигез салына. Бүген инде аларның абзарындагы мал саны "кече ферма" дип аталыр хокукка ия. Наратлы авылында гомер итүче Александр белән Наталья Абрамовларның көне иртәнге сәгать дүрттә башланып...

25 ел элек өйләнешкәч, яңа туган гаиләгә сыер бүләк итәләр. Аңа иптәшкә дип тагын берне сатып алалар. Абрамовлар гаиләсе хуҗалыгына шул вакытта ук нигез салына. Бүген инде аларның абзарындагы мал саны "кече ферма" дип аталыр хокукка ия.

Наратлы авылында гомер итүче Александр белән Наталья Абрамовларның көне иртәнге сәгать дүрттә башланып китә. Гаилә башлыгы малларга ашарга салу, асларын чистарту белән мәшгуль булса, хуҗабикә сыер савуга керешә. Әлеге эш аппарат белән башкарылса да, 11 сыерны савып чыгу күп вакыт таләп итә.

  • Дәүләт безнең кебек мал асраучыларга ярдәм күрсәтте. Елына бер баш сыер өчен өчәр мең сум акча бирәләр. Менә быел 33 мең алдык. Әллә ни зур сумма булмаса да хуҗалыкта ярдәме тиеп куя. Быел шулай ук 200 мең сумлык грантка ия булдык. Безнең тырышлыгыбыз өчен Яңа ел алдыннан авыл хуҗалыгы министрлыгы 100 мең премия дә бирде. Мондый ярдәм булганда, мал санын арттыру теләкләре дә туа. Хәзер савым сыеры санын 14 башка җиткерергә планлаштырабыз. Мал асрау җиңел эш түгел, күп көч, тырышлык һәм вакыт таләп итә. Инде ничәмә-ничә еллар аның белән шөгыльләнгәч, бу эштән башка үземне күз алдыма да китерә алмыйм, - ди кече ферма хуҗасы Александр Абрамов.

Наратлы авыл җирлеге районыбызда кеше санына иң күп мал асраучы авыл. Өч баш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләр саны - 16. Быел өч гаилә кече фермаларга бирелә торган 200 меңлек грантка дәгъва кылган. Киләсе елга тагын өчәү катнашырга теләк белдергән.

  • Мал асрау, керемнәр белән бергә, чыгымнар да таләп итә. "Дәүләт тарафыннан акча бирү - алдау ул, документлар артыннан күп йөрергә кирәк," - диючеләр бар. Иң мөһиме, кешенең эшләргә теләге булырга тиеш, андыйларга дәүләт бар яклап ярдәм кулы сузып тора. 10 сыердан артык асраучылар киләсе елдан - 300 мең, биш баш сыердан артык - 200 мең, биш сыерга кадәр - 150 мең алу хокукына ия булачак, - дип белдерде Наратлы авыл җирлеге башлыгы Сергей Дмитриев.

Ир-ат мал янында чуалган арада, Наталья ханым өйдә сөтне эшкәртү белән мәшгуль. Ул каймак, эремчек, май ясый.

  • Сөткә һәм өйдә җитештерелгән сөт продуктларына сорау зур. Үзебезнең даими клиентларыбыз бар, аларга һәм Октябрьский базарына барып сатабыз, - ди Наталья ханым.

Журналистлар килүгә ул үзләре җитештергән продукция һәм чуваш милли ризыгы - шыртан әзерләгән. "Бүген бу ризыкны бик сирәк пешерәләр," - ди Наталья. Бер-берсе белән чуваш телендә аралашучы Абрамовлар гаиләсе бар яктан үрнәк гаилә. Эштә дә, үз милләт традицияләрен саклауда да алар алдынгы. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкәннәре - игезәк кызлары Мәскәүдә белем алып, шунда эшләргә калганнар, төпчек уллары әлегә Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә укый. Тырыш, булдыклы затларга "рәхмәт" сүзләре генә әйтәсе, эшләрендә уңышлар телисе генә кала.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса