Керергә куркыныч
Өлкән яшьтә булсам да, газета-журналлар укырга бик яратам, үзебезнең "Бөгелмә авазы"н исә ре-дакциянең үзенә барып алам. Бе-ренчедән, атнага бер булса да, кирәк бит дип, йөреп кайтсам, икенчедән, газетада бик итагатьле, уңган-булган хезмәткәрләр эшли, алар белән аралашып кайту күңелләрне күтәрә. Ачык йөз белән каршы алалар, хәл-әх-вәлләрне сорашалар, тагын килергә чакырып, озатып...
Ә менә бирегә шәһәр җитәкче-ләренең килгәне бар микән? Юктыр, югыйсә, андагы халыкның нинди шартларда эшләгәнен күрерләр һәм берәр чарасын табарлар иде. Без, газетаны редакциягә килеп алучылар, ишек төбендәге чәчәкләргә карап, башта хозурланабыз, ә инде бинаның эченә кергәч, берара куркып та калабыз, чөнки беренче катта ук ярыклары күренеп торган шыксыз стеналы коридорга эләгәсең, ә инде икенче катта редакция хезмәткәрләре
утыра торган бүлмә стеналарындагы обойлар урыны-урыны белән кубып төшкән, кышын анда котып салкыннары, тәрәзәләрнең пыялалары, менә-менә төшәм дип, җилдә "калтырап", зеңгелдәп торалар. Бигрәк тә көзен һәм яз көннәрендә яңгырлар яуганда бүлмәләрдә һәм коридорда тып-тып су тамып утыра.
Газетаның хуҗасы Казанда булса да, журналистларыбыз күпчелек республика турында түгел, ә Бөгелмә җирлеге, шәһәр һәм районыбыз алдынгылары, зыялы затлары турында язалар, безнең проблемалар белән яшиләр, ничек тә ярдәм итәргә тырышалар бит. Шулай булгач, хөрмәтле шәһәр-район җитәкчеләре, сезгә үтенечебез шул: шәһәребездә бердәнбер булган татар газетасы "Бөгелмә авазы" бинасына (биредә алар гына түгел, рус газетасы да эшли) ремонт ясауда булышыгыз, зинһар. Моның өчен теләк булганда, акчасын табарга мөмкиндер.Редакцияләр урнашкан бина үзенә күрә шәһәр-районның визит карточкасы да бит әле. Читтән килгәннәр алдында оят. Ә редакция хезмәткәрләре хөрмәткә бик лаеклар.
Газетаны редакциягә килеп алучы
бер төркем пенсионерлар исеменнән,
Шәмсенур ӘХМӘТГӘРӘЕВА.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа