Күбрәк тавыш җыйсак, Дәүләт Думасында Татарстан командасы да күбрәк булачак
18 сентябрь - Татарстан Республикасының, Россия дәүләтенең киләчәк язмышын хәл итә торган иң мөһим көннәрнең берсе - Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Әлеге мөһим вакыйгага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең төпле бигеләмәсен бирде - бу Татарстан өчен Парламентка республика командасын юнәлтү. Татарстанга Дәүләт Думасында үзенең позицияләрен ныгыту бүген бик мөһим....
18 сентябрь - Татарстан Республикасының, Россия дәүләтенең киләчәк язмышын хәл итә торган иң мөһим көннәрнең берсе - Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Әлеге мөһим вакыйгага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең төпле бигеләмәсен бирде - бу Татарстан өчен Парламентка республика командасын юнәлтү. Татарстанга Дәүләт Думасында үзенең позицияләрен ныгыту бүген бик мөһим. Моның өчен 18 сентябрь көнне республикабызның һәр кешесенең, сайлау участокларына ки-леп, иң лаеклыларга үзләренең тавышын бирүе зарур. Татарстанлылар күбрәк тавыш җыйган саен, Дәүләт Думасында шулкадәр күбрәк депутатларыбыз республикабыз һәм Россиянең алга китеше өчен эшләячәк дигән сүз бу.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та халык белән очрашулар
вакытында бу сайлауларның рес-публикабыз өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап килә. "Безнең республика Россия төбәкләре арасында күп рейтинглар-да алдынгы урыннарны били. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге команданың нәтиҗәлелеге һәм эшкә югары сәләтлелеге, Бөгелмә шәһәре халкының активлыгы байтак күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда булырга мөмкинлек бирә", - ди ул.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, Дәүләт Думасында күпсанлы һәм көчле командабыз булу, беренче чиратта, федераль дәрәҗәдә республикабыз һәм аның халкы мәнфәгать-ләрен кайгырту юнәлешендә уңышлы эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу исә республиканың эре федераль программаларда катнашуын
тәэмин итәчәк, республикага федераль бюджет средстволарын җәлеп итәргә, алгарышлы проектларны тормышка ашыруда законнарны камилләштерергә булышачак дигән сүз.
Нәкъ менә шуның өчен 18 сентябрьдәге сайлауларда һәр татарстанлының, шул исәптән Бөгелмә халкының тавышы бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа