Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Казанлы “COVID-19”дан вафат булган уникенче татарстанлы булды.

Бүген Татарстанда барлыгы 39 яңа “COVID-19” очрагы теркәлгән.

Инфекция белән авыруның барлык яңа очраклары да контакт нәтиҗәсе булып тора. Авырулар арасыннан 13 кеше хастаханәгә салынган, 26сы өйдә дәвалана.

      Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 1

18 яшьтән 30 яшькәчә – 4

30 яшьтән 50 яшькәчә – 14

50 яшьтән 60 яшькәчә – 9

60 яшьтән 70 яшькәчә – 4

70 яшьтән 80 яшькәчә – 5

80 яшьтән 90 яшькәчә – 2

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

      Шәһәр һәм районнар буенча:

Казанда – 31

Яр Чаллыда – 2

Аксубайда – 3

Югары Осланда – 1

Яшел Үзәндә – 1

Лаеш районында – 1

      Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 040 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 2 874 кеше, шул исәптән 39е узган тәүлектә терелгән, 1 154 кеше дәвалануын дәвам итә.

    Шуның белән бергә, Татарстанда коронавирустан уникенче үлем очрагы расланган. 1941 елда туган казанлы сугыш ветераннары госпитале базасында вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан стационар дәвалауда булган. Хәле авырайган пациент реанимация бүлегенә күчерелә. Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле көннән-көн начарлана бара. 30 майда аның йөрәге тибүдән туктый.

Үлем сәбәпләрен билгеләү өчен патолого-анатомик экспертиза үткәрелде. Вирус идентификацияләнгән.

Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса