Казандагы "Цифрлы алга китеш" бәйгесе Гиннессның рекордлар китабына кертелде
Бөтенроссия конкурсының финалы бер үк вакытта ярышучы ИТ-белгечләр саны буенча иң массакүләмлесе булды.
Казанда узган «Цифрлы алга китеш» Гиннессның рекордлар китабына кертелде. Бу хакта Гиннессның рекордлар Китабы судьясы Шейда Субаси «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия IT-конкурсы финалының ябылу тантанасында белдерде.
«Россия-мөмкинлекләр иле» иң массакүләм хакатон буенча Гиннессның дөнья рекордын куйды", - дип белдерде ул.
Шуннан соң судья «Россия — мөмкинлекләр иле» генераль директоры Алексей Комиссаровка Гиннесс рекордын билгеләү турында сертификат тапшырды.
- «Цифрлы алга китеш» конкурсы — «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проекты. Финал хакатон Европада иң зурысы булды һәм 3 меңнән артык кешене җыйды. Барлыгы 440 команда көч сынашты.
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа