Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Казанда җитештерүдә зыян күрүчеләргә 23 Lada Granta автомобиле тапшырылды

16 ел эчендә фонд 753 татарстанлыны махсус җиһазландырылган автомобильләр белән тәэмин иткән. (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Казанда Социаль иминият фондының республика төбәк бүлеге тарафыннан, «Зыян күрүчеләрне тернәкләндерү турында»гы федераль канун нигезендә, җитештерүдә зыян күргән 23 кешегә Lada Granta автомобильләре тапшырылды. Һәркемгә җайлаштырылган автомобиль инвалидларга эшкә кире әйләнеп...

16 ел эчендә фонд 753 татарстанлыны махсус җиһазландырылган автомобильләр белән тәэмин иткән.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Казанда Социаль иминият фондының республика төбәк бүлеге тарафыннан, «Зыян күрүчеләрне тернәкләндерү турында»гы федераль канун нигезендә, җитештерүдә зыян күргән 23 кешегә Lada Granta автомобильләре тапшырылды.

Һәркемгә җайлаштырылган автомобиль инвалидларга эшкә кире әйләнеп кайтырга, ә кайчагында яңа һөнәри күнекмәләр дә алырга мөмкинлек бирә, дип искәртте Социаль иминият фондының республика төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гыйззәтуллин.

Вручение автомобилей лицам пострадавшим на производстве

«2017 елда җитештерүдә зыян күргән 66 кеше махсус җиһазландырылган автомобильләр белән тәэмин ителде. Моңа 30 миллион сумга якын акча тотылды», - диде ул.

Программа 16 ел гамәлдә булган дәвердә фонд Татарстанда яшәүче 753 кешене махсус җиһазландырылган автомобильләр белән тәэмин иткән. 2001 елда җитештерүдә зыян күрүчеләргә - «ОКА», 2009 елдан - LADA маркалы ВАЗ - 2104, 2105, 2107 автомобильләре, ә 2013 елдан Lada Granta машинасы тапшырыла.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/22/154800/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса