Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Казанда 13 яшьлек кызга карата азгынлык гамәлләре кылган ир-атны тоткарлаганнар

Бу хәл 8 майда Серов урамындагы йорт лифтында булган.

Казанда 13 яшьлек кызга карата азгынлык гамәлләре кылган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Тикшерүчеләр ачыклаганча, җинаятьче кызның мәктәптән кайтуын көтеп торган, лифтка аның белән бергә кергән. Ул балага карата бозыклык гамәлләре кылган. Укучы курыккан һәм кычкырып җинаятьчене куркыткан.

Полиция хезмәткәрләре өч көн дәвамында видеокүзәтү камераларын өйрәнгән һәм дистәләгән шаһитны сораштырган. Эзләү чараларын уңышлы оештыру нәтиҗәсендә шикләнелә торган затның шәхесе ачыкланган. 29 яшьлек казанлы тоткарланган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу фактка карата “Азгынлык гамәлләре” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тоткарланган ир-аттан сорау алалар. Аңа карата җәза сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса