Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Казан Кремле – беренче унлыкта

Россия банкы рәсемнәре 200 һәм 2 000 сумлык яңа банкнотларда урын алачак 10 объект урнашкан шәһәрләрне атады. Икенче этап барышында халык шушы ун шәһәргә иң күп тавышны биргән. Финалчылар: Владимир (Алтын капка һәм Успенск соборы), Волгоград ("Родина-мать зовет!" скульптурасы һәм Мамай курганы), Ерак Көнчыгыш ("Восточный" космодромы һәм Русский утравындагы күпер),...

Россия банкы рәсемнәре 200 һәм 2 000 сумлык яңа банкнотларда урын алачак 10 объект урнашкан шәһәрләрне атады.

Икенче этап барышында халык шушы ун шәһәргә иң күп тавышны биргән. Финалчылар: Владимир (Алтын капка һәм Успенск соборы), Волгоград ("Родина-мать зовет!" скульптурасы һәм Мамай курганы), Ерак Көнчыгыш ("Восточный" космодромы һәм Русский утравындагы күпер), Иркутск (Байкал күле һәм Иркутск өлкәсеннән бабр), Казан (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты), Түбән Новгород (Түбән Новгород Кремле һәм ярминкәсе), Петрозаводск ("Кижи" музей-заповеднигы), Севастополь (Батырылган корабльләргә һәйкәл һәм Таврия Херсонесы), Сергиев Посад (Изге Троицк сергий Лаврасы), Сочи ("Фишт" Олимпия стадионы һәм "Роза-Хутор" курорты).

5 сентябрьдә сайлап алуның өченче финал этабы башланды. Октябрь башына кадәр россиялеләр шушы ун шәһәрдән яки территориядән икесен сайларга тиеш булачак. Нәтиҗәләр "Россия" телеканалында 7 октябрьдә туры эфирда ясалачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса