Кайбер бөгелмәлеләр дәүләт ярдәменә өмет итә алмаячак
Татарстанда капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла башлаганга алты елдан артык вакыт узды. Шушы чорда республикада барлыгы 11 034 күпфатирлы торак йорт яңартылды. 1 миллион 488 мең кешенең торак шартлары яхшырган дигән сүз бу. Әлеге максатларга 34 миллиард сумнан артык акча тотылган. Монда федераль бюджетның да, җирле чыганакларның, шул исәптән халыкның...
Татарстанда капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла башлаганга алты елдан артык вакыт узды. Шушы чорда республикада барлыгы 11 034 күпфатирлы торак йорт яңартылды. 1 миллион 488 мең кешенең торак шартлары яхшырган дигән сүз бу. Әлеге максатларга 34 миллиард сумнан артык акча тотылган. Монда федераль бюджетның да, җирле чыганакларның, шул исәптән халыкның да өлеше зур.
Инде 2016 ел программасы да тәмамлануга таба бара. Бөгелмәдә быел 70 йортны төзекләндерделәр. Хәзерге вакытта кимчелекләрне төзәтү, эшләрне кабул итү актларын тапшыру бара. Алар 30 процентка үтәлгән.
- Кимчелекләрне тиз арада төзәтергә кирәк, юкса программаны тулысынча үтәп чыгып булмаячак. Без актларга кул куймаячакбыз. Капиталь ремонт үткән йортларның күбесендә асылынып торучы кабельләр тиешенчә тәртипкә китерелмәгән. Алар капланып куелырга тиеш, ә бездә картина башкача: электр, интернет, телефон челтәрләре пәрәвезгә төрелеп, асылынып тора, подъезд ямен боза. Йортларда капиталь ремонт ясаучы подрядчы оешмалар моңа игътибар бирсен иде, - ди торак инспекциясе җитәкчесе Руфан Галиев. Бу атнада әлеге проблема буенча шәһәр хакимиятендә зур киңәшмә уздырачаклар.
Шуны да әйтеп узасы килә, хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсы өчен капиталь ремонтка торакның бер квадрат метры өчен 5 сум күләмендә түләү билгеләнгән. Бу элек тә шулай иде. Республикада яшәүчеләрнең күбесе диярлек капиталь ремонт өчен акча түләргә кирәклеге белән килешкән, ай саен җыелган акчалар Татарстан фондына күчә. Ә менә республика фондына ышанмыйча, махсус исәпкә акча күчереп баручылар исә киләчәктә, капиталь ремонтка акча җитмәгәндә, дәүләт ярдәменә өмет итә алмаячак һәм ремонт эшләрен башкарганда да подрядчы оешмаларны үзләре эзләп табарга, тиешле килешүләрне дә үзләре төзергә тиеш булачак икән.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа