Карабашлар сессиядә очрашты
24 февраль көнне Карабаш муниципаль берәмлеге Советының 49 нчы сессиясе булып үтте. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, шәһәр оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Муниципаль берәмлек башлыгы Марат Минхәйдәров һәм ветераннар советы рәисе, Карабаш 2 нче урта мәктәбе директоры, җирле полиция башлыгы бистәдәге хәл-әхвәлләр турында сөйләделәр. Ел...
24 февраль көнне Карабаш муниципаль берәмлеге Советының 49 нчы сессиясе булып үтте. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, шәһәр оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Муниципаль берәмлек башлыгы Марат Минхәйдәров һәм ветераннар советы рәисе, Карабаш 2 нче урта мәктәбе директоры, җирле полиция башлыгы бистәдәге хәл-әхвәлләр турында сөйләделәр. Ел тыныч һәм имин узып киткән. Былтыр биредә 19 йорт файдалануга тапшырылган, 5 йорт төзекләндерелгән, яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Карабашларның күптәнге теләге дә тормышка ашкан - ниһаять, Һ. Такташ урамында, "Чиста су" программасы нигезендә, иске су челтәрен яңага алыштырганнар.
2015 елга яңа планнар белән керәләр биредә. Алар шактый. Карабаш бистәсендә "Чиста су" программасын тормышка ашыру дәвам иттереләчәк. Моннан тыш, урамнарны яктырту, Казан - Оренбург трассасын яктырту челтәрен төзү, участок полиция хезмәткәренә шәхси йорт булдыруны ниятлиләр. Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына фатир бирү эше дә дәвам иттерелә. Бүгенге көндә ике ветеран исәп карточкаларына акча күчүен көтә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Карабаш бистәсендәге мемориалга реконструкция ясаячаклар.
Карабашта проблемалар да юк түгел. Торак-коммуналь хуҗалыгында юлларны һәм җәяүлеләр сукмакларын кардан чистарту өчен техника юк. Шул рәвешле, 45 километрга сузылган юлларны чистарту өчен башка оешмаларга акча түләргә туры килә (бүгенге көндә ул ярты миллион сумнан артып киткән). Әлеге мәсьәләне тиз арада чишәргә кирәк - ярдәм сорап, халык Линар Закировка мөрәҗәгать итте.
Линар Закиров исә карабашларны илдә, республикада һәм Бөгелмә муниципаль районында барган эшләр белән таныштырды. Быел безнең район 26 республика программасын тормышка ашыруга кул куйган. "Шул рәвешле, шәһәр һәм районда йортлар төзекләндереләчәк, күпфатирлы йортлар торгызылачак, балалар бакчасы салыначак", - дип белдерде башлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа