Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Капремонт һәм ОДН көн кадагында

Агымдагы елның 29 маенда "Единая Россия" сәяси партиясе Татарстан Республикасы территориаль оешмасы Бөгелмә бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Хәйдәр улы Сөләйманов гражданнарны кабул итте. Депутат белән очрашуга 11 кеше язылган иде. Килүчеләрнең берсе - пенсионер Л.Н. Мөхәммәтова матди ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте, аның үтенече уңай хәл ителде....

Агымдагы елның 29 маенда "Единая Россия" сәяси партиясе Татарстан Республикасы территориаль оешмасы Бөгелмә бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Хәйдәр улы Сөләйманов гражданнарны кабул итте.

 

Депутат белән очрашуга 11 кеше язылган иде. Килүчеләрнең берсе - пенсионер Л.Н. Мөхәммәтова матди ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте, аның үтенече уңай хәл ителде. Тагын бер гражданин 2 нче микрорайонны су белән тәэмин итү мәсьәләсе белән килгән, аңа да тәфсилле аңлатма бирелде.

Бу көнне шулай ук йортларын капиталь ремонт программасына кертүне сорап килүчеләр дә булды. Шулай да депутатка бирелгән иң күп сорау ОДНны күпләп язуга бәйле рәвештә килеп туган проблемаларга бәйле иде. Аларның бер өлеше тикшерү-ачыклау өчен игътибарга алынды, бер өлеше урында ук хәл ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса