Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Каникул башланды: балаларны саклыйк!

ТР Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елда Россия юлларында балалар катнашында 20251 юл-транспорт вакыйгасы булып, 893 баланың гомере өзелгән, 21306сы имгәнгән. Татарстанда 23 бала һәлак булган, 620се төрле тән җәрәхәтләре алган. Вакытсыз гомере киселгән 12 яшькә кадәрге 7 сабый махсус җайланма-кәнәфи урнаштырылмаган машинада...

Статистика мәгълүматлары каникуллар чорында балалар катнашындагы һәлакәтләр санының бермә-бер артуын күрсәтә. Шуңа да ТР Дәүләт автоинспекциясе транспорт хуҗаларының һәммәсе-нә дә, язгы каникул көннәрендә аеруча игътибарлы булуын үтенеп, мөрәҗәгать итә. Балалар буш вакытларын күбрәк урамда уздыра торган бу чорда рульдә-геләрдән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, алар көтмәгәндә чабып чыгардай урыннарда бигрәк тә уяу булу сорала.

12 яшькә кадәрге балаларны автомобиль салонында бары тик махсус җайланма-кәнәфиләргә утыртып кына йөртергә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннар ул җайланмаларның юл-транспорт вакыйгалары вакытында балалар үлемен - 54, имгәнү ихтималын - 76, авыр җәрәхәтләнү куркынычын 92 процентка киметүен күрсәтә.

Җәяүлеләр дә, бигрәк тә бала җитәкләгәннәре, юлларда бик сак булсын иде.

Язгы каникул көннәрендә мәгариф оешмалары да, балаларның иминлеген кайгыртучы башка учреждениеләр дә бергә төрле чаралар үткәрүне планлаштыра. Полиция хезмәткәрләре, мәсәлән, баланы махсус җайланмасыз йөртүче, куркынычсызлык каешын эләктерергә яратмаучы, җәяүлеләрне уздырмаучы шоферларны "аулый"; балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр балаларның юлларда үзен ничек тотышын күзәтә.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган балалар турындагы мәгълүматлар аларның укый торган мәктәбенә җибәреләчәк.

Каникуллар алдыннан да балаларга белем бирү һәм тәрбия оешмаларында, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм яшь инспекторлар катнашында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган дәресләр узды. Болардан тыш, балаларның урамда, бигрәк тә юлларда имгәнү очракларын профилактикалау темасына ата-аналар җыелышлары да үткәрелде.

Шулай да иминлекнең иң ышанычлысы - юл йөрү кагыйдәләренең һәркем тарафыннан төгәл үтәлүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: балалар каникулы