Кабак бәлеше рецепты
Бер бәлешкә 1 кг ачы камыр, 1,5 кг кабак, 300 г дөге, яисә тары ярмасы, 250-300 г сары май, бәлеш өстен майларга 1 йомырка кирәк булачак. Кабак бәлешен дә, башка бәлешләр-не ясаган кебек үк, ачы камырдан ясыйлар. Тик ясаганнан соң, мичкә тыккан-чы, табасында 30-40 минут кабарталар. Аннары, өстенә чи йомырка...
Бер бәлешкә 1 кг ачы камыр, 1,5 кг кабак, 300 г дөге, яисә тары ярмасы, 250-300 г сары май, бәлеш өстен майларга 1 йомырка кирәк булачак.
Кабак бәлешен дә, башка бәлешләр-не ясаган кебек үк, ачы камырдан ясыйлар. Тик ясаганнан соң, мичкә тыккан-чы, табасында 30-40 минут кабарталар. Аннары, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә тыгалар.
Бәлеш 60-80 минут пешә, мичтән алгач, бераз суытып кисәләр.
Бәлеш эче әзерләү. Бәлеш өчен өлгергән каты кабак алалар. Башта урталай ярып, эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар. Аннары өстенә тоз сибеп, бераз угач, иләктә саркыталар һәм бүрттерелгән дөге кушалар, сары май эретеп салалар.
Кабакны шакмаклап турап, кайнар суга салып алырга да мөмкин. Аннан соң иләккә, яисә чиста тастымалга салып саркыткач, шикәр, тоз, ярма һәм май салып болгаталар.
Кабак бәлешен бүрттерелгән тары ярмасы белән дә пешерәләр. Кабак бәлешенә яраманы бүрттермичә дә салырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа