Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Ислам кабул иткән шәхесләр

Жак ив Кусто (1900 - 1997), француз галиме, дөнья океанын өйрәнгән кеше, "Подводная Одиссея" фәнни-популяр фильмнар режиссёры: "Атлантик океан белән Урта диңгез суларының үзара кушылмавын күрдем, әлеге күренеш фән тарафыннан да расланган факт. Әмма бу хакта моннан 1400 ел элек Коръәндә язылганын белгәч, шаккаттым. Исламның хак дин икәненә ышандым һәм...

Жак ив Кусто (1900 - 1997), француз галиме, дөнья океанын өйрәнгән кеше, "Подводная Одиссея" фәнни-популяр фильмнар режиссёры: "Атлантик океан белән Урта диңгез суларының үзара кушылмавын күрдем, әлеге күренеш фән тарафыннан да расланган факт. Әмма бу хакта моннан 1400 ел элек Коръәндә язылганын белгәч, шаккаттым. Исламның хак дин икәненә ышандым һәм мөселман булдым.

Исламны кабул иткәч, бу диннең гаделлек, хаклык дине икәненә, җиңеллек китерүенә һәм файдалы булуына көннән-көн ныграк ышана бардым. Мөселманнарда булган рухи потенциал миңа улымны югалтканнан соң килгән коточкыч газапны да җиңеләйтергә мөмкинлек бирде".

 

Кэт Стивенс (1948 елгы), инглиз җырчысы, яшьтән үк каты авырулар кичерә, бик күп җырлар авторы, популярлык һәм дан-шөһрәт сынауларын уза. Һәрчак рухи эзләнүдә була, нумерологияне, буддизмны өйрәнә. 1975 елда диңгездә чак кына батып үлгәннән кала. Үлем белән күзгә-күз очрашкан мизгелдә: "Коткарсаң, синең юлыңда хезмәт итәр идем", - дип, Югары көчкә ялвара. Әлеге вакыйгадан соң күп тә үтми, абыйсы аңа Коръән китабын укып карарга киңәш итә. "Изге Китап Аллаһ исеме белән башлана. Анда Аллаһының барлыгы һәм берлеге турында әйтелә. Бу мине җәлеп итте. Тирәнтенрәк өйрәнгән саен, нәкъ менә шушы юлның (Ислам диненең) үземә күңел тынычлыгы табарга ярдәм итәчәгенә ныграк төшенә бардым", - ди.

Җырчы 1979 елда Ислам кабул итә, Йосыф Ислам дип, исемен үзгәртә.Зур сәхнәдән китә, хәйрия эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1990 елларда мөселман җырларыннан торган альбом чыгара. Арада балаларга багышланган "A is for Allaһ" ("А - Аллаһ ул") дигәне дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса