Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Иске Сумароково авылында Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 100 еллыгына багышланган чара уздырдылар

Иске Сумароково авылы күпфункцияле үзәге коллективы, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән бергәләп, ХХ гасырның иң олы сәяси вакыйгаларыннан берсе - Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 100 еллыгына багышланган чара уздырдылар. "Октябрь революциясе" дип аталган мәгълүмат сәгатендә балаларда илебез тарихына карата кызыксыну уяту, Ватаныбыз һәм аның күп бөек эшләр башкарган, зур казанышларга ирешкән...

Иске Сумароково авылы күпфункцияле үзәге коллективы, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән бергәләп, ХХ гасырның иң олы сәяси вакыйгаларыннан берсе - Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 100 еллыгына багышланган чара уздырдылар.

"Октябрь революциясе" дип аталган мәгълүмат сәгатендә балаларда илебез тарихына карата кызыксыну уяту, Ватаныбыз һәм аның күп бөек эшләр башкарган, зур казанышларга ирешкән халкы белән горурлану һәм патриотлык хисләре тәрбияләү максат итеп куелган иде.

Әзерләнгән программа нигезендә, балалар узган гасыр башындагы инкыйлаб вакыйгалары турында күп кызыклы фактларны белделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мультимедиа чаралары ярдәмендә революциянең алшартлары һәм сәбәпләре, аннан соң кабынып киткән гражданнар сугышы, Россиядә җәмгыятьнең "аклар" һәм "кызыллар" дип аталган капма-каршы ике якка бүленүе турында белделәр. Алдан ук әзерләнгән тематик стенд вакыйгалар сөрешен ныграк аңларга ярдәм итте.

Л. ВАРЛАМОВА,

Иске Сумароково авылы күпфункцияле үзәге мөдире.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса