Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Ишегалдында – кино

"Аек шәһәр" муниципаль проекты кысаларында, Бөгелмәдә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый торган фильмнарны киң катлау халыкка күрсәтү чаралары башланып китте.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
 
Иң беренче "алкогольгә каршы" фильм тамашачылары Гоголь урамының 75 нче йортында яшәүчеләр булды. 6 август көнне алар өчен "Секреты манипуляции. Алкоголь" дигән фильм күрсәтелде. Ә икенче көнне үзәк мәйданда кешеләр "История одного обмана" фильмын карадылар.
Чираттагы тамашага Нефтьчеләр урамындагы 40 нчы йорт ишегалдындагы уен мәйданчыгында урнаштырылган экран каршына якын-тирәдә яшәүчеләр: балалар, аларның әти-әниләре һәм әби-бабайлар җыелды. Бу акция төрле яшьтәге һәм социаль катлау кешеләрен туплый алуы, фикер алышуга мөмкинлек тудыруы, "тавышлы" күршеләрен тәртипкә өнди алу форсаты бирү белән дә үзенчәлекле.
Район башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров җитәкчелегендәге наркотикларга каршы көрәш комиссиясе инициативасы белән үткәрелә торган мондый акцияләр "Аек шәһәр" дип атала торган муниципаль проект кысаларында оештырыла.
Ишегалды бәйрәмнәрендә, урамнардагы акцияләрдә, лагерьларда чаралар алга таба да дәвам иттереләчәк. Ә 11 сентябрьдә Бөгелмәдә, Бөтенроссия аеклык көненә багышлап, күләмле чаралар узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса