Җирле хәбәрләргә урын артты
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезне "Бөгелмә авазы" эшләнешендәге кайбер яңалыклар белән таныштырмакчы булабыз.
Әлфия МОСТАФИНА.
Күреп белгәнегезчә, басманың җомга саны 20 битле булып чыга. Шуның 3 - 8 һәм 13 - 18 нче битләрен, җәмгысе 12 полосаны республика шәһәр-районнарында нәшер ителүче барлык рус һәм татар басмалары өчен "Татар-информ" агентлыгы рус һәм татар телләрендә әзерләп бастыра. Бу хәл инде берничә ел дәвам итүгә дә карамастан, берәүләр шылтыратып: "Каян табып бетерәсез бу кадәрле мәгълүматны?" - дип гаҗәпләнсәләр, икенчеләр исә: "Нишләп "Бугульминская газета" белән бертөрле материал биреп ятасыз, әллә соң сез аның дубляжымы?" - дип, бераз тиргәп алырга да күп сорамадылар.
2013 елның 1 февраленнән башлап, "Татмедиа" җәмгыяте (без шушы ААҖ филиалы) телевидение программаларын әзерләп бирүне "Татар-информ"га тапшырды, шул сәбәпле, 9, 10 һәм 12 нче битләр безгә, ягъни "Бөгелмә авазы" газетасын әзерләүчеләргә калды. Узган җомгада сез аның беренче санын кулыгызга алып, үз бәягезне биргәнсездер инде.
Шулай итеп, җәмәгать, февральдән башлап, җирле яңалыкларны, газета укучылар мәнфәгатьләрен, тирәбездәге яхшы кешеләр тормышын тирәнрәк яктырту, сез укучыларыбызның хат-язмаларын күбрәк бастыру өчен мөмкинлекләребез киңәйде булып чыга. Журналистларыбыз өчен эш күләме артуга да карамастан, редакция коллективы бу хәбәрне шатланып кабул итте. Сезнең ярдәм белән, хөрмәтле газета укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" киләчәктә дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда тоткан кыйбласына тугры калыр дип ышанабыз. Ә телевидение программасы эшләнешенә килгәндә, сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса, редакциягә шылтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа