Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Ипотека ставкалары кими

Level Group генераль директоры Кирилл Игнахин аңлатканча, ставкаларның бер пунктка кимүе, бирелгән кредитлар күләмен 40 процентка арттыра. Бу хакта "Известия" хәбәр итә . "Әгәр сүз 6-7 процент дәрәҗәсендәге төп ставка турында барса, кредит бирүнең күләме ике тапкырга артырга мөмкин", - дип билгеләп үтте ул. Белгечләр сүзләренчә, соңгы ике елда кредитлар...

Level Group генераль директоры Кирилл Игнахин аңлатканча, ставкаларның бер пунктка кимүе, бирелгән кредитлар күләмен 40 процентка арттыра. Бу хакта "Известия" хәбәр итә .

"Әгәр сүз 6-7 процент дәрәҗәсендәге төп ставка турында барса, кредит бирүнең күләме ике тапкырга артырга мөмкин", - дип билгеләп үтте ул.

Белгечләр сүзләренчә, соңгы ике елда кредитлар бирү күләме 1,5 тапкырга кимегән. Шулай ук, соралган сумманың уртача күләме үсә.

Tekta Group генераль директоры Роман Сычев ипотека килешүләренең артуын билгеләп үтте.

"Торакка ихтыяҗ беренчел базарда 2017 елда 30 процент тәшкил итте, ә бер ел алдан аның өлеше 22 процент иде. Әлеге тренд сакланыр һәм яңа төзелгән йортлардагы фатирларга сорау артыр дип уйлыйбыз", - дип яза "Вести" белгеч сүзләренә сылтама белән.

2017 ел нәтиҗәләре буенча беренчел базарда ипотека килешүләренең өлеше 35 тән 42 процентка кадәр арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса