Һиндстанда Нипах вирусыннан 16 кеше үлгән
Бу вирустан вакцина юк.
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Һиндстанда Нипах вирусыннан 16 кеше үлгән. Бу хакта "Анадолу" сайты Hindustan Timesка сылтама белән яза.
Газета мәгълүматларына караганда, Керал штатының Кожикоде шәһәре хастаханәсендә бу инфекцияне йоктырган өч кеше үлгән.
Бу инфекцияне Pteropodidae гаиләсеннән ярканатлар тарата.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бу вирустан вакцина юк. Дәвалау тән температурасын төшерә һәм авыруны киметә, әмма үлемнән коткармый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа