Имин еллар килсен!
Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар кайгы чыганагына әйләнмәсен, югалтулар китермәсен өчен 2016 елның 20 декабреннән башлап, 2017 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Лилия КӘРИМОВА, 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы. Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе. Исегезгә төшерәбез, ТР Премьер-министры И. Халиков кул куйган бу фәрманда 1-3 класслы...
Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар кайгы чыганагына әйләнмәсен, югалтулар китермәсен өчен 2016 елның 20 декабреннән башлап, 2017 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде.
Лилия КӘРИМОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Исегезгә төшерәбез, ТР Премьер-министры И. Халиков кул куйган бу фәрманда 1-3 класслы пиротехника әйберләрен сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы объектларына 500 метрдан да якын арадагы территориядә шартлату, ату тыела. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга, автомобиль юлларына да 50 метрдан да якынрак килеп петардалар, салютлар шартлатырга, атарга ярамый. Татарстанның һәрбер торак пунктында пиротехника әйберләре белән эш итү өчен махсус урын билгеләнгән һәм алар беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиешлеге турында да әйтелә. Утлы пиротехника әйберләрен ведомстволар карамагындагы учреждениеләр биналарында саклау һәм файдалану да тыела.
Яңа ел чаралары узачак урыннар исәпкә алынып, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү җәһәтеннән тикшерелеп, аларда эшләүче кешеләр инструктаж үткән булырга тиеш.
Пиротехника әйберләрен тиешсез урында сатуга, сартификатсыз әйберләр тәкъдим ителү очракларына юл куймау максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре катнашында бердәм рейдлар оештырыла. Татарстан территориясендә андый әйберләрне күмәртәләп һәм ваклап сатуны оештырган оешмалар җитәкчеләре тиешле сертификатлары булмаган пиротехника әйберләрен, электр гирляндаларын, ә тагын техник документларында янгын куркынычсызлыгы хакында мәгълүмат күрсәтелмәгән ясалма чыршыларны, аларны бизәү әйберләрен сатуга чыгармау чарасын күрергә тиешләр.
Пиротехника әйберләрен санкцияләнмәгән урыннарда сату очраклары билгеле була калса, гражданнар да, уяулык күрсәтеп, җирле үзидарә, яисә дәүләт власте органнарына хәбәр итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа