Татарстан наркоконтроль идарәсе, "Призывник" дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында, Казан хәрби частеның яшь солдатлары өчен профилактик чара үткәрде.
Акциянең максаты: наркотик матдәләрне законсыз тарату фактларына юл куймау һәм булачак Ватан сакчылары арасында наркотиклар куллануны профилактикалау. Яшь хәрбиләр Наркоконтроль идарәсе музеенда булдылар. Анда егетләргә наркотикларга каршы көрәш тарихы һәм Россия Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәте Татарстан идарәсенең эшләре турында сөйләделәр. Профилактика бүлеге белгечләре наркотик һәм психоактив матдәләрнең кеше организмына зарары, аларны законсыз кулланган, саткан, саклаган өчен закон каршындагы җаваплылык
турында аңлаттылар. Мондый лекцияләр һәм очрашулар яшьләрнең наркобизнеска тартылуына юл куймау өчен бик кирәк.
Экскурсия барышында егетләр Наркоконтроль идарәсенең кинологлар һәм эксперт-криминалистлары эше белән дә таныштылар. Этләрне тәрбияләү, өйрәтү тәртипләре белән таныштылар, шулай ук экспертларның наркотикларның төрләрен аера торган җиһазларын да карадылар. Экскурсия төгәлләнгәч, егетләргә истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Армия хезмәтен тәмамлап кайткач, егетләр каршына эшкә урнашу мәсьәләсе килеп басачак. Бу идарәдә экскурсиядә булу аларның кайберләренә киләчәккә юл табарга да ярдәм итәр әле дигән ышаныч бар.
Россия наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәте матбугат төркеме.