Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Илдус Диндаровның иҗаты

Шул кыңгырау чыңын ишетсәм... (Татар теле укытучыларына багышлап) Мәктәп кыңгыравы чыңлаганда Уза алмыйм шуннан битараф: Бала-чага шау-гөр килә анда... Авыл ямен җыйган ул тараф! Моңсу чыңнар гел кузгата минем Якты сагыш тулы хәтерне; ...Очраса кинәт тәүге укытучым, Ни генә соң башлап әйтермен?! Үзе юк шул инде, сурәте дә Чор сулышы...

Шул кыңгырау чыңын ишетсәм...

(Татар теле укытучыларына багышлап)

 

Мәктәп кыңгыравы чыңлаганда

Уза алмыйм шуннан битараф:

Бала-чага шау-гөр килә анда...

Авыл ямен җыйган ул тараф!

 

Моңсу чыңнар гел кузгата минем

Якты сагыш тулы хәтерне;

...Очраса кинәт тәүге укытучым,

Ни генә соң башлап әйтермен?!

 

Үзе юк шул инде, сурәте дә

Чор сулышы белән өртелгән;

Күз алдымда -- рәнҗүле караш,

"Оныттыгыз безне!", ди микән?

 

Әлифба һәм ана теле өчен

Хәсрәтләнә кебек ул һаман:

Күңелләргә ак юл сызучыны

Үги күрә ләса бу заман.

 

.. Изрәп утрыр чакмыни соң хәзер,

Татлы хатирәләр генә яңартып!?

"Туган телне кимсетмәгез!" диеп,

Шөлдер кыңгыраулар гына түгел,

Набат сугар вакыт яңратып!!

 

Илдус Диндаров

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса