Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Их, мунчага барасы, ничек кенә кайтасы…

Ниһаять, Герцен урамындагы җәмәгать мунчасына реконструкция үткәреп ачтылар. Шәһәр җитәкчеләренә һәм, мунчаны үз карамагында тотарга дип, өстенә зур җаваплылык алган әфәндегә зур рәхмәт. Шулай беркөнне мунчада танышлар белән куанышып сөйләшеп утырганда арада берсе: "Мунчасы, әлбәттә, бик әйбәт, ә менә монда килергә минем күпме автобус көткәнне беләсезме? 45 минут! Өченче маршрут...

Ниһаять, Герцен урамындагы җәмәгать мунчасына реконструкция үткәреп ачтылар. Шәһәр җитәкчеләренә һәм, мунчаны үз карамагында тотарга дип, өстенә зур җаваплылык алган әфәндегә зур рәхмәт.
Шулай беркөнне мунчада танышлар белән куанышып сөйләшеп утырганда арада берсе: "Мунчасы, әлбәттә, бик әйбәт, ә менә монда килергә минем күпме автобус көткәнне беләсезме? 45 минут! Өченче маршрут автобусы берәү генә йөри, ахры, ә икенче маршрутны бөтенләй япканнар", - димәсенме. Сүзгә икенче иптәшем - Бөгелмә механика заводы яныннан килгәне кушылды, ул тукталышта 34 минут басып торган. Ярый, килгәндә көтү бер хәл, ә менә кайтканда кызу мунчадан чыгып, автобус тукталышында 30 - 40 минут көтеп торып кара әле, туңып бетәсең бит. Шунда үземнең дә БМЗ тукталышында октябрьнең салкын бер көнендә бик озак "биегәнем" искә төште.
Совет заманында, автобуслар сирәк йөри дип, башкарма комитетны сүгә идек. Ә хәзер нәтиҗәле хуҗалар ("эффективные хозяйственники" дип атала алар) килгәч, хәлләр бермә-бер начарланды. Бу хәлгә хакимияттәге җаваплы белгечләр һәм депутатларыбыз ничек карый икән?
Ришат ГӘРӘЕВ,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса