Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Игътибар! Көзге каникул җитә....

Татарстан Республикасы территориясендә 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр киң масштаблы "Көзге каникул" дигән акция узачак. Ул балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып имгәнүләрен, зыян күрүләрен профилактикалауга юнәлтелә. Агымдагы елның 9 аенда республикабыз юлларында балалар катнашында 447 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 13 баланың гомере өзелгән, 466сы төрле тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән. Безнең Бөгелмә...

Татарстан Республикасы территориясендә 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр киң масштаблы "Көзге каникул" дигән акция узачак. Ул балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып имгәнүләрен, зыян күрүләрен профилактикалауга юнәлтелә.

Агымдагы елның 9 аенда республикабыз юлларында балалар катнашында 447 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 13 баланың гомере өзелгән, 466сы төрле тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән.

Безнең Бөгелмә районы территориясендә, ел башыннан алып, шундый 7 вакыйга теркәлгән, аларда 7 бала зыян күргән. Ул балаларның өчесе - җәяүле (7-12 яшь), өчесе - пассажир (4-13 яшь), берсе (9 яшьлек) велосипедта булган.

Транспорт чараларына утыртып йөрткәндә килеп чыга торган хәлләргә бәйле вәзгыять аеруча борчылу тудыра. Ел башыннан бирле республикада 11 пассажир баланың гомере өзелгән.

Юл хәрәкәтендә катнашучы әлеге категория затларга бәйле хәлләрнең кискенләшүе сәбәпле, балалар күпләп була торган урыннарда аларны машинада махсус җайланмаларга утыртып кына йөртү зарурлыгына кагылышлы профилактик чаралар узачак.

Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмый торган кече яшьтәге җәяүлеләр үзләре дә ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә булачак. Тәртип бозу фактларын полицейскийлар яшь инспекторлар отряды вәкилләре, педагоглар, ата-ана комитетлары, "Родительский патруль" төркеме гражданнары, "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән бергә караячак. Алга таба профилактик эш алып бару өчен алар турындагы мәгълүмат тәртип бозган шул җәяүле бала укый торган мәктәпкә хәбәр ителәчәк. Гомумбелем бирү мәктәпләрендә шулай ук полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән дә очрашулар үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак.

Көннәр кыскара барган саен, җитмәсә, һава торышында юл хәлләренә тискәре йогынты ясый торган факторлар еш алышынып торган чорда, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юлларда һәр кешенең дә икеләтә уяу, аеруча сак булуын сорый.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,

ЮХИДИ бүлегенең юл иминлеген пропагандалау инспекторы.

Айгөл Шәрәфиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса