Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Игелеккә чикләр юк

1 сентябрь көнне шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләре шаулап-гөрләп үз эшләрен башлаячак.

Әлеге истәлекле көн алдыннан Татарстан Республикасында инде сигезенче тапкыр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе үтә. Әлеге чара "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе һәм хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы ярдәмендә оештырыла.
Бөгелмәдә хәйрия акциясе - традицион чара. Кичә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар бүләк итте.
- Һәрбер бала мәктәптә белем ала, шунысы мөһим, барлык ата-аналарның да балаларын кирәкле мәктәп әсбаплары белән тулысынча тәэмин итә алмавына бәйле рәвештә, уку йортында бернинди бүлүләр-чикләүләр дә булырга тиеш түгел, - дип билгеләп үтте Илдус Касыймов.
Ул әлеге киң колачлы чарада катнашучыларның барысына: предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә һәм барлык мәрхәмәтле затларга рәхмәтләрен җиткерде, шулай ук тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче булачак укучыларга уңышлар теләде.
Күп балалы бөгелмәләр белән беррәттән, сертификатлар безнең шәһәрдә калырга теләүче Украинадан килгән ике гаиләгә дә тапшырылды. Моңардан тыш, укучыларга ТР Пенсия фонды Бөгелмә идарәсеннән бук-чалар бүләк ителде.
Яңа уку елында беренче тапкыр парта артына 1 125 бөгелмәле утырачак. Аларның 84е - аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән. Безнең ярдәмгә беренче сыйныфка баручылар гына түгел, ә шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы өлкәнрәк яшьтә-ге укучылар да мохтаҗ. Андыйлар - 200 кеше. Бүгенге көндә шәһәр һәм районда депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт коллективлары, шәхси эшмәкәрләр һәм тулаем Бө-
гелмә халкы көче белән укучыларга 821 400 сумлык ярдәм күрсәтелгән инде, дип хәбәр итәләр хакимиятнең матбугат үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса