Иң яхшы тәрбияче
Саба районында махсус учреждениеләр педагоглары арасында барган "Иң яхшы тәрбияче" дигән республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Бөгелмә "Ялкын" приюты тәрбиячесе Мария Тазова әлеге мәртәбәле бәйгенең дипломанты булды. Ул ФГОС таләпләре нигезендә конспектлар төзү, балаларның хосусый сыйфатларын, үзенчәлекләрен истә тотып, дәресләр үткәрү һәм башка күрсәткечләр буенча балаларны тәрбияләү буенча туплаган тәҗрибәсен...
Саба районында махсус учреждениеләр педагоглары арасында барган "Иң яхшы тәрбияче" дигән республика конкурсының йомгаклау этабы узды.
Бөгелмә "Ялкын" приюты тәрбиячесе Мария Тазова әлеге мәртәбәле бәйгенең дипломанты булды. Ул ФГОС таләпләре нигезендә конспектлар төзү, балаларның хосусый сыйфатларын, үзенчәлекләрен истә тотып, дәресләр үткәрү һәм башка күрсәткечләр буенча балаларны тәрбияләү буенча туплаган тәҗрибәсен дә, булган белемен дә оста күрсәтә алды.
- Конкурска йомгак ясап, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ю.И. Әбдриева әлеге чараның "...тәрбиячеләрнең педагогик осталыгы һәм профессиональ стандартларга туры килү-килмәвен күрсәтүче индикатор" булуын билгеләп үтте, - ди приют директоры урынбасары Анастасия Натальина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа