Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Иң матур пар алар...

24 гыйнвар көнне "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджт оешмасы составындагы Акбаш күпфункцияле үзәгендә "Гаилә" клубының чираттагы очрашуында "Иң тату пар" дигән спорт-күңел ачу программасы үтте. Чараның максаты - гаилә кыйммәтләрен аңлау, саклау, ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Гаиләле парларга тизлектә, җитезлектә осталыкларын күрсәтү мөмкинлекләре, туп һәм боҗралар...

24 гыйнвар көнне "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджт оешмасы составындагы Акбаш күпфункцияле үзәгендә "Гаилә" клубының чираттагы очрашуында "Иң тату пар" дигән спорт-күңел ачу программасы үтте. Чараның максаты - гаилә кыйммәтләрен аңлау, саклау, ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Гаиләле парларга тизлектә, җитезлектә осталыкларын күрсәтү мөмкинлекләре, туп һәм боҗралар белән уйнау кебек тапкырлыкта-зирәклектә һәм спортта үз сәләтләрен ачардай ярышлар тәкъдим ителде. Узышларның барлык этаплары да киеренке көндәшлек шартларында үтте. Спорт дәрте, җиңәсе килү теләге шулкадәр көчле булды ки, ярышта катнашучылар, тирә-юньдәгеләргә бөтенләй игътибар да бирмичә, тулаем уенга бирелделәр. Һәркемнең дә финиш сызыгын беренче булып узасы киләсе иде.

Әлеге чара, чын мәгънәсендә, спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде.

Ярышларда катнашкан гаиләләр барысы да Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, ә бу көнне туплаган көч-куәт һәм күңелле хис-кичерешләр тагын озак вакытлар дәвамында гаилә учагын дөрләтеп торырлык мул булды.

Тамара ТРИФОНОВА,

Акбаш күпфункцияле үзәк мөдире.

Фото Рәмзия СЫРАЕВА фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса