Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Иң күп коронавирус йогышы Казан шәһәрендә ачыкланган.

Бугенге көнгә Бөгелмәдә һәм Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары ачыкланмады.

Әмма күрше Әлмәт шәһәрендә коронавирус белән авыруның ике очрагы бар.

Татарстан Республикасында коронавирус йогышының 66 яңа очрагы расланды.

Яңа ачыкланган очраклардан:
15 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 51 кеше өйдә дәвалана.
Читтән кертелгәннәре – 9, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 57.
Алар: 18 яшькәчә - 8, 18 яшьтән 30 яшькәчә - 6, 30 яшьтән 50 яшькәчә - 25, 50 яшьтән 60 яшькәчә - 12, 60 яшьтән 70 яшькәчә -7, 70 яшьтән 80 яшькәчә – 5, 80 яшьтән 90 яшькәчә – 2

Казан – 27, Яр Чаллы – 6, Түбән Кама – 6, Лаеш районы – 5, Азнакай – 4, Саба районы – 3, Балтач – 3, Чүпрәле – 3, Әтнә районы – 2, Әлмәт – 2, Сарман – 1, Питрәч – 1, Биектау – 1, Яшел Үзән – 1, Ютазы районы – 1 
Бөтен вакыт эчендә 75 кеше хастаханәдән чыгарылган.

Татарстанда пациентларның гомуми саны – 960  

Бүген 3 кеше – үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратында (ИВЛ). Сәламәтләнүчеләр – барлыгы 115 (бүген +15) 

Үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен игътибар белән үтәгез, өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз! Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса