Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Җиңү дәресе. Мәктәп укучыларына уйлап чыгарылмаган батырлыклар турында сөйләделәр

Бөгелмәнең җиңү волонтерлары һәм "Балаларның техник иҗат итү үзәге"нең мәрхәмәтлелек балалар отряды бергәлектә патриотик рухта дресләр алып бара. Шуларның берсе 5 май көнне 9 нчы урта мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда узды. Әлеге музейны тарих укытучысы Нина Серебрякова булдырган. Мәктәп укучылары өчен волонтерлар кечкенә күргәзмә оештырды. Анда олысына да, кечесендә...

Бөгелмәнең җиңү волонтерлары һәм "Балаларның техник иҗат итү үзәге"нең мәрхәмәтлелек балалар отряды бергәлектә патриотик рухта дресләр алып бара. Шуларның берсе 5 май көнне 9 нчы урта мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда узды. Әлеге музейны тарих укытучысы Нина Серебрякова булдырган. Мәктәп укучылары өчен волонтерлар кечкенә күргәзмә оештырды. Анда олысына да, кечесендә дә кызыксыну уятырлык экспонатлар күрсәтелде. Әлбәттә инде, ул якынлашып килүче Җиңү бүйрәменә багышланды. "Балаларның техник иҗат итү үзге"нә йөрүче укучылар Бөек Ватан сугышында кулланылган коралларны һәм техниканың кече модельләрен булдырган.

Детальләре 3D-принтеренда ясалган танк Т-34, балаларның күңеленә иң хуш килгәне булды. Укучылар белән сугыш турында сөйләшүләр, совет солдатлары турында кинолар карау, бергә кушылып җырлар җырлау, Георгий лентасын өләшү һәм бер минут тынлык - болар барысы да яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм илебезнең горурланырлык тарихын онытмасын өчен эшләнелә. Михаил Ломоносов әйтмешли: "Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк".

Наталья КУЛАГИНА,

Үзиреклеләр юнәлешен үстерү буенча координация үзге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса