Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Хокукларыңнан файдалан!

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Ул көнне тавыш бирүләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез: бу сайлау Татарстандагы сәяси тотрыклылыкны саклау һәм социаль-икътисади үсеш курсын алга сөрүче Президент Рөстәм Миңнеханов курсын хуплау турындагы референдумга тиң. Әмма һәрбер кешенең дә нәкъ ул көнне сайлау участогына барып тавыш...

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.
Ул көнне тавыш бирүләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез: бу сайлау Татарстандагы сәяси тотрыклылыкны саклау һәм социаль-икътисади үсеш курсын алга сөрүче Президент Рөстәм Миңнеханов курсын хуплау турындагы референдумга тиң.
Әмма һәрбер кешенең дә нәкъ ул көнне сайлау участогына барып тавыш бирү мөмкинлеге булмавы ихтимал, шуңа күрә дә алдан сайлау өчен шартлар тудырыла. Сайлау көнне җитди сәбәпләр аркасында (отпуск, командировка, уку яки эш режимы туры килмәү, дәүләт, яисә җәмәгать вазифаларын үтәү һ.б.) яшәү урынында булмаячак һәм сайлау участогына килә алмаячак сайлаучыларга алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.
Вакытыннан алда тавыш бирү 2014 елның 3 - 9 сентябрендә - территориаль сайлау комиссияләрендә (адрес: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 312 нче бүлмә; шәһәр территориаль сайлау комиссиясе, телефон: 4-22-60); шул ук адрестагы 106 нчы бүлмә (район территориаль сайлау комиссиясе, телефон: 4-45-54); ә 10 - 13 сентябрьдә урындагы сайлау участок-ларында уздырыла. Эш көннәрендә - 16 сәгатьтән - 20, ял көннәрендә сәгать 8дән 16 сәгатькә кадәр.
Вакытыннан алда тавыш бирү графигын ТР Үзәк сайлау комиссиясе раслый, кайбер территорияләр өчен аерым вакыт билгеләнүе дә ихтимал. Алдан сайлаган очракта сайлаучы комиссиягә гариза яза, паспортын күрсәтә, сәбәбен бланкка кулдан яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса