Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Хезмәт пенсияләре индексацияләнә

2015 елның 1 февраленнән традиция буенча пенсияләргә чираттагы индексация үткәрелә. Бу эшнең ничек башкарылачагы турында Бөгелмә Пенсия фонды клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ф. ХӘКИМОВА аңлатма бирә. 2015 елның 1 февраленнән иминиятләштерелгән пенсия күләме (моңа кадәр хезмәт пенсиясе дип атала иде) һәм иминиятләштерелгән пенсиягә беркетелгән (фиксированный) түләүләр күләме (2015 елның...

2015 елның 1 февраленнән традиция буенча пенсияләргә чираттагы индексация үткәрелә. Бу эшнең ничек башкарылачагы турында Бөгелмә Пенсия фонды клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ф. ХӘКИМОВА аңлатма бирә.

2015 елның 1 февраленнән иминиятләштерелгән пенсия күләме (моңа кадәр хезмәт пенсиясе дип атала иде) һәм иминиятләштерелгән пенсиягә беркетелгән (фиксированный) түләүләр күләме (2015 елның 1 февраленә кадәр - пенсиянең иминиятләштерелгән өлешенең беркетелгән база өлеше күләме) узган ел өчен куллану бәяләре үсеше индексы белән яраклаштырыла. 1,114, ягъни 11,4 процентны тәшкил иткән бу коэффициент РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнде.

Түбәндәге пенсия төрләре арттырыла:

- картлык буенча иминиятләштерелгән пенсия; - инвалидлык буенча иминиятләштерелгән пенсия;

- туендыручысын югалт- кан очракта иминиятләштерелгән пенсия;

- РФ Пенсия фонды линиясе буенча пенсия билгеләнгән хәрбиләр хезмәт пенсиясенең иминиятләштерелгән өлеше.

2015 елның 1 февраленнән күтәрелми:

- дәүләт пенсия тәэминаты буенча булган пенсияләр;

- өстәмә матди тәэмин итү (ДМО);

- ай саен бирелә торган акчалата түләүләр (ЕДВ);

- ай саен бирелә торган өстәмә матди тәэмин итү ("Җиңү өчен" ДЕМО);

- хезмәткә сәләтсез кешене тәрбияләгән өчен хезмәткә сәләтле затка компенсация түләүләре.

Пенсиянең яңа күләмен исәпләп чыгару өчен гыйнвар аенда алган пенсияне 1,114 коэффициентына тапкырларга кирәк. Мисалларда карап китик.

1. Картлык буенча иминиятләштерелгән пенсия алучы, 3 нче төркем инвалид, гражданин В.В. гыйнвар аенда менә нинди түләүләр алган: 10 476 сум 12 тиен - картлык буенча иминиятләштерелгән пенсия; 1 700 сум 23 тиен - 3 нче төркем инвалид буларак ЕДВ.
Февральдән бу кешенең пенсия күләме түбәндәгечә булачак: 10 476,12 х 1,114 = 11 670 сум 40 тиен, ягъни пенсия күләме 1 197 сум 28 тиенгә арткан.

1 февральдән түләүләрнең гомумсуммасы 13 370 сум 63 тиен тәшкил итәчәк (11 670,4 + 1 700,23). ЕДВ индексацияләнми.

2. Р.И.ның туендыручы- сын югалту буенча иминиятләштерелгән пенсиясе күләме гыйнвар аенда 5 126 сум 26 тиен булган. Бу пенсиядән тыш аңа федераль социаль өстәмә дә (ФСД) каралган, чөнки аның кереме, социаль яклау линиясе буенча түләүләрне кертеп, пенсионерның яшәү минимумыннан (2015 елның 1 гыйнварыннан яшәү минимумы 6 310 сум итеп билгеләнде) кимрәк. ФСД суммасы гыйнварда 803,74 сум тәшкил иткән (6 310-380-5 126,26), гыйнварда түләүләрнең гомуми суммасы 5 930 сум булган. 2015 елның 1 февраленнән, пенсияләргә индексация үткәрелгәннән соң, бу пенсиянең яңа күләме 5 710,65 сум булачак (5 126,26 х 1,114). Социаль яклау органнары аркылы түләүләр 380 сум тәшкил итә. Шулай булгач, тулай керем 6 090,65 сум булачак (5 710,65 + 380). Мисалдан күренгәнчә, индексациядән соң да бу пенсионерның кереме яшәү минимумына җитми.

2015 елның 1 февраленнән ФСД 219 сум 35 тиен итеп билгеләнде, ягъни Пенсия фонды линиясе буенча 1 февральдән түләү элеккечә - 5 930 сум калачак.

Дәүләт пенсияләрен һәм ай саен бирелүче акчалата түләүләрне арттыру агымдагы елның 1 апреленнән көтелә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса