Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы “Бөгелмә авазы”

Мин Бөгелмә районында чыккан татар басмасын (башта ул "Ленин байрагы" булып дөнья күргән булса, 1991 елдан "Бөгелмә авазы"н укый башладык) 1964 елдан бирле алдырам.

Тәслия ХӘЕРОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Кодаш авылы.

Газетабызның даими укучысы буларак, журналистларга һәм актив җәмәгатьчелек хәбәрчеләренә икенче һәм өченче кат укып чыгарга мәҗбүр иткән мәкаләләре өчен зур рәхмәтләремне җиткерәсе килә. "Бөгелмә авазы"нда сокланып укый торган мәкаләләр күп була. Моң-зарларыбызны, сөенеч һәм шатлыкларыбызны бары сезнең белән уртаклашабыз бит.
Сүземне 20 декабрьдә чыккан газетадан башлыйм әле. Бадьянчәчәк Кәбированың "Мунча юк Бөгелмәдә" дигән шигъри юлларга салынган мәкаләсен укып тетрәндем. Укып чыктым да, янына зур итеп, "5"ле билгесен куйдым. Карагыз инде, ачлы-туклы яшәгән сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда да Бөгелмәдә мунчалар гөрләп эшләгән, ә менә бүгенге көндә шәһәр хәтле шәһәр мунчасыз калган. Бадьянчәчәк әйткәнчә, без бай да түгел, ярлы да түгел. Хөкүмәтебез биргән пенсия, Аллаһка шөкер, ашауга, коммуналь хезмәтләргә, салымнарга җитә, ә кием - Брежнев заманыннан калган бик чыдам күлмәкләр безгә - әбиләргә (артистлар түгел бит без) бик җитә. Әйе, бисмилла әйтсәң, шөкрана итә белсәң, җиткерергә була.
Хөрмәтле ветераныбыз Мәхтүмә апа Галләмова да бу проблеманы газетада күтәреп чыкты. Мунча турында ул да бик үрсәләнеп язган иде. Рәхмәт икегезгә дә. Гомумән, Мәхтүмә апаның бөтен язмалары көн кадагына "суга", мәкаләләре бик урынлы.
Карабаштан Фатыйма Вәлиуллина да үткен каләме белән халык өчен кирәкле темаларны яктырта. Күптән түгел генә ул Карабаш һәм Кодаш халкының җирле телевидение тапшыруларын карый алмаулары турында борчылып язган иде. Шул ук бистәдән Мәрзия Зарипова да ил-көндәге чатаклыклар белән көрәшә. Халыкның тәмам теңкәсенә тигән ОДН турында үтә үткен язмасын хәтерлим мин аның. Авылдашым Гыйлемхан Мияссәров "Ялгыз агач урман булмас" дигән мәкаләсендә бик актуаль теманы күтәреп чыкты. Сабан туе тавы итәгендә бүген бары бер чыршы утыра. Шуны күреп өзгәләнүедер инде. Ходай кодрәте белән башкалары да үсеп китәрме, 3 ел буе мантый алмагач, бик тә икеле шул.
Газетадагы барлык язмаларны да яратып укучы буларак, сезнең һәммәгезгә тагын бер кат рәхмәтләремне әйтәм һәм, Яңа елда да иҗат чишмәгез саекмасын дип, барыгызга да изге те-ләкләремне юллыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса