2015 елның беренче яртысында татарстанлыларга 24,9 миллион тапкыр электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 76 процентка артыграк. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы битләренә 116,5 миллион кеше кергән.
Гражданнарның шәхси кабинетлары саны да, 33 процентка артып, 1,38 миллионга җиткән. Татарстан халкы ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша
1 миллионнан артык гариза биргән (узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 64 процентка артык). Электрон чиратларга язылу да активлашкан
(3,7 миллион).
Агымдагы елның беренче яртысында портал аша түләүләр 2,4 миллиард сумга җиткән. Шул ук вакытта карта белән түләү 89 процент тәшкил итә. Әлеге сан-
нар һәм мәгълүматлар Татарстан халкы арасында электрон хезмәтләрнең популярлаша баруын раслый. Бүгенге көндә республикада 222 хезмәт һәм
сервис электрон рәвешкә китерелде. Электрон юл белән торак-коммуналь, ЮХИДИ, интернет, элемтә хезмәтләре өчен түләү, табибларга язылу, балалар
бакчаларына чиратка басу аеруча популярлаша бара.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталы заманча куркынычсызлык системасы белән тәэмин ителгән. Кулланучыларның банк карталары мәгълүматлары серверда сакланмый, бу исә, үз чиратында, аларның мошенниклар кулына эләгүеннән саклый. Барлык төр түләүләр вакытында пароль сорала. Бер генә тапкыр кулланылучы пароль порталда теркәлгән кулланучыга СМС аша килә.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы портал аша түләгәндә алына торган комиссияне киметү өчен зур эш башкарды. Виртуаль карталар
чыга башлау белән ул сумманы бетерү мөмкинлеге туды. Андый карталар белән портал аша да, мобиль кушымтада дә комиссиясез түләп була.
Әлеге карталар бер ел срок белән тиз эшләнә. Аны теләсә кайсы банк картасыннан комиссиясез тулыландырып була (5 мең сумнан алып). Портал вир-
туаль карта белән башкарылган барлык операцияләр турында кулланучының шәхси кабинетында тулы мәгълүмат бирә.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.