Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Хаҗилар очрашуы

Узган елны һәм быел Хаҗ кылырга баручылар, районыбыз имамнары, хис кичерешләрен уртаклашырга, яңа мәгълүмат алырга дип, Үзәк мәчеткә җыелды. Алар белән очрашуга Казаннан Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәте "Хаҗ" программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов килде. Быел Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәтенең "Хаҗ" программасы буенча 6 бөгелмәле Хаҗ кылган, берәү Гомрә...

Узган елны һәм быел Хаҗ кылырга баручылар, районыбыз имамнары, хис кичерешләрен уртаклашырга, яңа мәгълүмат алырга дип, Үзәк мәчеткә җыелды. Алар белән очрашуга Казаннан Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәте "Хаҗ" программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов килде.

Быел Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәтенең "Хаҗ" программасы буенча 6 бөгелмәле Хаҗ кылган, берәү Гомрә хаҗына барган. "Әлеге программа буенча, без дин кардәшләребезне үзебез әзерлибез. Аларга барысын да аңлатабыз, документларын булдырырга булышабыз, өйрәтәбез һәм озатабыз", - ди Рамиль хәзрәт Хөснетдинов.

Очрашуга шулай ук Хаҗ кылырга барырга теләге булган кешеләр дә чакыру алган. Шулар арасында Рәис ага Шакиров та бар. "Хаҗга барасым килә. Алла теләсә, киләсе елга планлаштырам. Әле бу хакта бер дә әйбер белмим. Диния нәзарәтеннән кешеләр килә дигәч, сорауларымны әзерләп килдем", - ди ул.

Хаҗга бару өчен ТР Диния Нәзарәтетөрле программалар тәкъдим итә. Кемгә кайсы уңайлы шунысын сайлый. "Бөгелмәлеләр күбрәк катнаш "Эконом" программасын сайлый", - дип әйтә Рамиль хәзрәт Хөснетдинов.

Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәте "Хаҗ" программасы аша быел Солтановлар гаиләләре белән барып кайткан. "Мин балачактан ук диндә, 18 яшемдә намазга бастым, быел миңа илле яшь тулды. Аллаһы Тәгалә хәләл җефетем һәм улым белән барырга насыйп итте хаҗга. Һәр мөселман кешесе динебезнең бишенче баганасын үтәргә өметләнә. Мөмкинлеге бармы-юкмы, ләкин өметләнә. Әмма да ләкин Аллаһы Тәгалә һәркемгә дә бирми инде ул андый мөмкинлекне, менә безгә насыйп итте. Кабул була күрсен инде, дип телибез хәзер. Андагы рәхәтлек, андагы сихәтлекне, тойган кичерешләрне әйтеп, аңлатып булмый. Күрмәгән кешегә күз алдына китерүе авыр", - дип әйтә Гамилә Солтанова.

Диния нәзарәте вәкилләре юкка гына килмәгән. Алар халыкка дөрес юлны сайларга өндәү сүзләрен җиткерде, Хаҗга бару өчен арзанлы программаларга кызыкмаска өндәде. "Хаҗ кылуның үз кагыйдәләре бар. Аларны үтәү зарур, шуңа күрә дә безнең программа буенча баручылар командасының үз җитәкчесе бар. Ул гамәлләрнең дөрес үтәлешен белгән, аңлата белгән кеше", - дип сүз тотты Ранис хәзрәт Вахитов.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса