Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Хаҗга юллама отучы билгеле булды

Кичә тәүге тапкыр оештырылган Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Хатын-кызлар өйлә намазына кадәр җиңүчеләрне билгеләп таралышса, ир-атлар арасында көрәш ахшам намазына кадәр дәвам итте. Алар "Коръәнне яттан сөйләү "("хифз") һәм "Коръәнне матур итеп уку" номинацияләрендә көч сынашты. 7 сәгатькә якын дәвам иткән бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр: "Хифз" номинациясе:...

Кичә тәүге тапкыр оештырылган Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле булды.

Хатын-кызлар өйлә намазына кадәр җиңүчеләрне билгеләп таралышса, ир-атлар арасында көрәш ахшам намазына кадәр дәвам итте. Алар "Коръәнне яттан сөйләү "("хифз") һәм "Коръәнне матур итеп уку" номинацияләрендә көч сынашты. 7 сәгатькә якын дәвам иткән бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:

"Хифз" номинациясе:

1нче урын - Али Яушев; (Әлмәт);

2нче урын -Ильяс Сабиров (Казан);

3нче урын - Нурмөхәммәд Шәрипов (Казан).

"Коръәнне матур итеп уку" номинациясе:

1нче урын - Альберт Сәхәбетдинов (Көнчыгыш төбәге);

2нче урын - Хәлил Хайбрахманов (Кама буе төбәге);

3нче урын - Руслан Сабиров (Казан).



Һәр номинациядә абсолют җиңүгә ирешүчеләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга юллама, 2 нче урын алучыларга гомрәгә юллама, ә 3нче урын алучыларга ноутбуклар бирде, дип хәбәр итә dumrt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса