Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Гүзәл Галләмова иҗатын сөючеләр өчен шатлыклы хәбәр

"Бөгелмә авазы"ның узган җомга санының (24 ноябрь) 7 нче битендә басылган "Языгыз, кызлар!" дигән язмамда Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәп иҗат итүче Гүзәл Галләмова белән үткән ел декабрь башында Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә үткән очрашуны телгә алган идек. Шул ук язмада, аның "Ызандашлар" дигән яңа әсәре әзер икәнлеге һәм тиздән Казанда...

"Бөгелмә авазы"ның узган җомга санының (24 ноябрь) 7 нче битендә басылган "Языгыз, кызлар!" дигән язмамда Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәп иҗат итүче Гүзәл Галләмова белән үткән ел декабрь башында Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә үткән очрашуны телгә алган идек. Шул ук язмада, аның "Ызандашлар" дигән яңа әсәре әзер икәнлеге һәм тиздән Казанда "Акбүре" нәшриятында басылып чыгачагын да хәбәр иттек.

Бу яңалыкны сезгә ирештерүнең үз сәбәбе бар иде - бүген без Гүзәл Ибраһим кызы Галләмованың "Ызандашлар"ын газетабызның "Әдәби бит" сәхифәсендә бастыра башлыйбыз.

- Язучы буларак, әдәбият сөючеләр белән очрашуларны беренче Бөгелмәдә башлап җибәргән идем. Бик яраттым шәһәрегезне дә, укучыларны да: активлар, зәвыклылар. Барыгызга да тирән хөрмәт йөзеннән, бу әсәремне, иң беренче итеп, бөгелмәлеләргә шатланып тәкъдим итәм, - диде Гүзәл ханым үзе, яңа иҗат җимешен безнең шәһәр-район газетасында бастырырга рөхсәт сораганда. Яшерен-батырын түгел, күп мөнәсәбәтләр акчага корылган бу заманда, авторга гонорар түләргә мөмкинлегебез юклыгын да әйттек.

- Әйдәгез, бар нәрсәне дә акча белән генә бәяләмик, "рухият, матурлык" төшенчәләре дә аңлаган кешеләргә бик таныш нәрсә, "күңел" дигән нәрсә дә бар бит әле, - дип җаваплады ул. - Бүгенге көндә газета укучыларның күбесе пенсионерлар икәнен беләбез. Аларның, сатуга барып ирешкән очракта да, теләгән барысы да китапны сатып алып укый алмый. Ә әдәбияттан аерырга ярамый укучыны.

Менә шундый уртак фикергә килүнең нәтиҗәсе буларак, тәкъдим ителә дә инде бу әсәр.

Гүзәл Галләмованың бүгенге җәмгыятьтә иң-иң авыр афәтләрнең берсе - эчкечелекнең тамырлары, аның кеше язмышларын нинди фаҗигаләргә китерүе турындагы тирән психологик кичерешле бу повесте да, ышанам, "Ялгыз көймә", "Түз, йөрәк!" кебек үк, сезнең игътибарны җәлеп итәр, уйландырыр, тәэсирләндерер. "Ызандашлар"ны уку барышында туган фикерләрегезне безгә җиткерсәгез, аларны, бик рәхәтләнеп, авторның үзенә дә ирештерә барырбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса