Грипп юк, ОРВИ бар
ТР "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада кискен респиратор чир эләктерүчеләр саны 1 074 булган (эпидемиология "бусагасы" күрсәткеченнән 40 процентка артыграк). Узган атна белән чагыштырганда, ОРВИ белән авыручылар саны 45 процентка арткан. Нигездә, күбрәк балалар чирли - 78 процент. Шуларның 53 проценты - мәктәп укучылары, 5 проценты -...
ТР "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада кискен респиратор чир эләктерүчеләр саны 1 074 булган (эпидемиология "бусагасы" күрсәткеченнән 40 процентка артыграк). Узган атна белән чагыштырганда, ОРВИ белән авыручылар саны 45 процентка арткан. Нигездә, күбрәк балалар чирли - 78 процент. Шуларның 53 проценты - мәктәп укучылары, 5 проценты - студентлар. Шәһәр һәм райондагы мәктәпләр, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре карантинга ябылмады.
Ә менә "грипп" диагнозы берәүгә дә куелмаган.
Эчәк инфекциясе, С гепатиты, су чәчәге кебек йогышлы чирләр белән авырып китүләрнең 33 очрагы ачыкланган.
Узган атнада ике кешенең агулану факты теркәлгән (берсе - спиртлы эчемлекләр эчүдән), икесе дә фаҗигале төгәлләнгән - агуланучылар вафат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа