Грипп Бөгелмәгә кайчан килер?
Белгечләр быел гриппның беренче агымы инде ноябрь азагында ук булыр дип көтә.
Айның икенче яртысында һава торышы кинәт үзгәрәчәк. Урыны белән -25 градуска кадәр суыта диләр. Бу исә салкын тиюләрне, ОРВИ белән авыручылар санын арттырачак. Гриппка каршы прививкаларны әле дә алып була. Табиблар вакцинаның һичшиксез файдасы бар дип бара. Бөгелмәдә әлегә грипп белән авыручылар юк икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа