Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре – мэр игътибарында

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Единая Россия" партиясе Бөгелмә бүлегенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Һәрвакыттагыча, халыктан килгән мөрәҗәгатьләр адреслы якын килеп каралды: кайберләре шунда ук уңай чишелеш тапса, икенче берләре буенча эш алып барырга кирәклеге ачыкланды. Аерым мәсьәләләрне шәһәр мэры урыннарда тикшерде.
Зәйтүнә Гәрәева - зур стажлы эшмәкәр. 10 ел инде азык-төлек кибете өчен бина арендалый. Муниципаль район башлыгыннан ул шушы
муниципаль бинаны сатып алырга рөхсәт сорады. Линар Закиров эшмәкәрнең үтенеченә каршы килмәде. Чөнки, аның әйтүенчә, бүгенге көндә район җитәкчелегенең төп бурычларыннан берсе нәкъ менә кече һәм урта эшмәкәрлеккә һәрьяклап ярдәм итүдән гыйбарәт. Зәйтүнә Гәрәева да, үз чи-
ратында, кибет яны территориясен төзекләндерәчәгенә ышандырды. "Иң мөһиме - кибетегездә балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр сатмагыз", - дип кисәтте район башлыгы кибет хуҗабикәсен.
Элемтәчеләр урамындагы 15 нче ике катлы йортта яшәүчеләр мэрга йортта капиталь ремонт ясау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. 1928 елда төзелгән бу иске торакның хәле үтә начар - җылылык һәм су, канализация торбалары искергән, түбәдән су үтә һ.б. Торак компаниясе инженеры Наталья Алтынбаева әйтүенчә, 2006 елда биредә өлешчә ремонт ясалган булган. Ул вакытта йортның фасады яңартылган, түбәсе алыштырылган.
Йортны карап-йөреп чыкканнан соң Линар Закиров: "Программага төзәтмәләр кертеп, сезнең йортта капиталь ремонтны 2016 елда үткәрү турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкбез ", - диде. Фатир хуҗалары исә мэрны ремонттан соң матурланган йортка чәй табынына чакырырга сүз бирделәр.
Шәһәр мэры сүзләренчә, халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү җитәкче белән җәмәгатьчелек арасындагы багланышлар дәрәҗәсен күрсәтүче мөһим индикатор булып тора. Муниципаль район башлыгы мөрәҗәгатьләргә мөнәсәбәтнең җитди булырга тиешлеген, бу юнәлештә контрольне көчәйтү максатында, халык белән очрашуларның даими булачагын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса