Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Гөмбә тәмле тәмлесен...

"Роспотребнадзор" бүлегеннән алынган мәгъ­лүматларга караганда, Бөгелмә шәһәрендә һәм районында соңгы ике атнада гөмбә ашап агуланучылар булган. 15 сентябрьдән соң 10 көн эчендә генә дә 4 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, ә ел башыннан бирле агулануларның 9 очрагы теркәлгән. алар, нигездә, 33 һәм аннан олырак яшьтәге кешеләр. Агуланучылар баллы гөм­­­бә,...

"Роспотребнадзор" бүлегеннән алынган мәгъ­лүматларга караганда, Бөгелмә шәһәрендә һәм районында соңгы ике атнада гөмбә ашап агуланучылар булган. 15 сентябрьдән соң 10 көн эчендә генә дә 4 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, ә ел башыннан бирле агулануларның 9 очрагы теркәлгән. алар, нигездә, 33 һәм аннан олырак яшьтәге кешеләр.


Агуланучылар баллы гөм­­­бә, майлы гөмбә, шулай ук таныш булмаган гөмбәләр ашаганнар, аларны әзерләү технологияләрен бозучылар да булган. Шулай ук свежий гөмбәләрне дөрес сакламау да агулануга
китерә. Шунысы игътибарга лаек, агуланучылар барысы да гөмбәләрне Бөгелмә районы территориясендәге урманнардан җыйган булганнар. Гөмбәчеләр, яисә башкалар җыйган әзер гөмбәне сатып алырга теләүчеләр берничә кагыйдәне истә тотсын иде

- бары тик үзегез яхшы белгән, ашарга яраклы гөмбә­ләрне генә алыгыз. Күп кенә гөмбә­ләрнең агулы "игезәкләре" барлыгын онытмагыз;

- кәҗә гөмбәсенең бер төре булган "строчок"ларны җыймагыз, алар агулы;

- сатып алган гөмбә­ләрегез яңа җыелган, төре-төргә аерылган, туфрагыннан, чүп-чарыннан чистартылган, "аяк­лары" киселмәгән, гөмбәләре вакланмаган булырга тиеш;

- сатучы сата торган гөмбәсенең исемен тәгаен белергә, һәр төр гөмбәне аерып сатарга тиеш;

- маринадланган, пе­ше­рел­гән, тозланган гөмбә­ләрне кулдан сатып алмагыз;

- таныш булмаган, исе­­­мендә белмәгән гөмбәләрне җый­магыз;

- гөмбәне юл читләреннән, пред­прия­тиеләр яныннан, сәнәгать калдыклары түгелә торган җирләрдән җыймагыз.

Гөмбәләр агулы матдәләрне үзенә тиз сеңдерә, шуны истә тотыгыз. Шәһәрдән никадәр читтәрәк, урманга никадәр эчкәрәк кереп җыйсагыз, гөмбә шулкадәр чистарак булыр. Агулануның ахыры бик аяныч булып бетү ихтималы зур булганга күрә, "агуландым бугай" дигән әз генә шик туса да, табибка мөрәҗәгать итү зарур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Агулану Гөмбә