Хөрмәтле редакция! Мин "Бөгел-мә авазы" гәҗитен чыга башлаган кө-неннән үк алдырам. Көтеп алам, яратып укыйм. Бер дә язылмыйча калганым булмады дисәм, акчасыз елларда шулай бервакыт икенче ярты еллыкка язылмый торырга булган идем. "Акча да әзрәк янга калыр, җәй эш чоры да әле ул", - дим.
Ярый, гәҗит килер вакыт җитте,...
Хөрмәтле редакция! Мин "Бөгел-мә авазы" гәҗитен чыга башлаган кө-неннән үк алдырам. Көтеп алам, яратып укыйм. Бер дә язылмыйча калганым булмады дисәм, акчасыз елларда шулай бервакыт икенче ярты еллыкка язылмый торырга булган идем. "Акча да әзрәк янга калыр, җәй эш чоры да әле ул", - дим.
Ярый, гәҗит килер вакыт җитте, ә ул юк (язылмагач, булмый инде ул). Әй ямансу булып китте... Тизрәк почтага шылтыраттым да почта китерә торган кызны чакырттым. Ул тиз килеп җитте. Мин әйтәм: "...Шулай-шулай, гәҗитсез булмый икән, яз әле, кызым", - димен.
- Ярый апа, киләсе айдан ук килә башлар ул, - дип, 80 яшьлек мин "сабый"ны сөендереп, язып та куйды. Алдагы ай башыннан, чыннан да, гәҗитем килә дә башлады. Югалган малым кайтып кердемени, сөенүемне күрсәгез!
Менә шуннан бирле бер генә тапкыр да язылмыйча калганым юк, алдагы көннәрдә дә һәрвакыт шулай хәбәрләрне укып, аңлап, шатланып яшәргә язсын иде барыбызга да. Һәммәгезгә дә эшегездә уңышлар теләп калам.
Оркыя ХӨСӘЕНОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Редакциядән. Хөрмәтле Оркыя апа, безнең хезмәтне бәяләп, үз итеп хат язуыгыз өчен рәхмәт. Без, чыннан да, газетабыз укучыга ошарлык булсын, ил-көн хәбәрләрен вакытында җиткереп торсын, җылы язмалар күңелегезгә хуш килсен, әз генә булса да, тормышыгызга ямь өстәсен иде дип телибез, тырышабыз. Газетаның җанлылыгы һәм күңел җылысы күп яклап нәкъ менә сезнең кебек укучыларыбыз хатларына нык бәйле, шуңа күрә үзегездән дә хатлар, шигырьләр көтеп калабыз. Һәммәбез дә сау-сәламәт яшик, бергә булыйк, бердәм булыйк!