Газетаның 3 октябрь санында чыккан "Укытучылар булып халык хәтерендә калдылар" мәкаләсен кызыксынып укыдым. Туйкиннарның тормыш батырлыгы күңелемне бик җәлеп итте, нишләптер, үзенә тартты (элек бит алар турында язылмый иде). 17 октябрьдә басылган Әлфия Сафинаның "Алга авылына - 90 яшь" дигән язмасын укыгач һәм анда минем бабам Хөсәен Вилдановның исемен күргәч,...
Минем Вилданов Хөсәен бабайдан башланган нәсел шәҗәрәмдә бабам белән Бибисорур әбиемнең исән калган 6 улы һәм бер кызы күрсәтелгән (алар барысы да Алгада үсеп, тормыш корган булса кирәк): Маһибәдәр, Габделбарый, Габделһади, Бәрия, Гаптрәүф, Җәннәтелмауа. Мин шулар арасыннан Маһибәдәр улы Котдусның кызы булам. Маһибәдәр әби белән Сарим бабайның 6 баласы арасында Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнары, шахта эшендә үлгәне бар. Әнием гүр иясе булып, әтием Котдус ялгыз калгач, мин Бөгелмәдән Кодашка кайтып, аны соңгы көнгәчә тәрбияләдем.
Әбием исән булса, үзе сөйләр иде дә... Иртәрәк кызыксынырга кирәк булган шул. Әле бит менә тарихны укыйсы килә, әллә вакыт әз калганга микән? Элеккеләр батыр йөрәкле булганнар, гәрчә югалтулар зур булса да. Заманы кырыс булуга карамастан, курыкмаганнар, һаман саен газеталарга язып торганнар, милләт хакына сөргенгә барганнар. Гади халык сәнәкчеләр кулыннан укытучыларны коткарган, шуны укып шаккатам. Хәзер кешеләр ныграк куркалар.
Мөслимә ШИҺАПОВА.
Кодаш авылы.