Гамьле очрашу
Китапханәләр системасының сукырлар җәмгыятенә караган филиалында шәһәребезнең 230 еллыгына багышлап "Бөгелмә авазы" газетасы оештырган "Бөгелмәм - газиз төягем" бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе - БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовның махсус призына лаек булган автор - Рәис Сабир улы Абдрахманов белән кызыклы очрашу узды. Әнисә ГАНФӘРИТОВА, китапханәче. Китапханәдә бу көнне Рәис Сабировичның...
Китапханәләр системасының сукырлар җәмгыятенә караган филиалында шәһәребезнең 230 еллыгына багышлап "Бөгелмә авазы" газетасы оештырган "Бөгелмәм - газиз төягем" бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе - БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовның махсус призына лаек булган автор - Рәис Сабир улы Абдрахманов белән кызыклы очрашу узды.
Әнисә ГАНФӘРИТОВА,
китапханәче.
Китапханәдә бу көнне Рәис Сабировичның хатирәләре, кызыклы язмалары чыккан газеталардан күргәзмә оештырылган иде. Автор үзе исә "Бөгелмә авазы"нда басылган язмаларыннан өзекләр укып күрсәтте, очрашуда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Ә тыңлаучыларны күп нәрсәләр кызыксындыра булып чыкты: алар авторның бүгенге тормышы, язма геройларының язмышы, Әминә, Сәкинә, Миңнулла һәм аларның балалары турында сораштылар. Рәис әфәнде барысына да бик рәхәтләнеп җавап бирде, басылган хатирәләрендә һәм Бөгелмә турындагы "На высоком месте" китабындагы "Миңнулла" дигән язмасында телгә алынган, берсе сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалган, икенчесе Ленинградны яклап сугышканда һәлак булган абзыйлары Габделхәй һәм Нурлыгата Идрисовлар (Миңнулла бабайның уллары) турында да күп кызыклы нәрсәләр сөйләде ул. Рәис Абдрахманов, гомумән, шушы төбәктә туып-үскән кеше буларак, туган як тарихын, ул тарихта якты эз калдырган кешеләр турында күп нәрсәләр белә, шәһәрнең һәрбер почмагына, урамына, йортына бәйле әллә никадәр кызыклы фактлар, вакыйгалар бәян итә ала. Ул үзенең киләчәккә иҗади планнары белән дә уртаклашты, китапханәгә кайбер кулъязмаларын бүләк итте.
Газета-журналларга алдагы елның беренче яртысы өчен язылу барган бу көннәрдә актив җәмәгать хәбәрчесенең (сүз уңаеннан, Р.Абдрахманов "ЗОЖ", республика матбугаты әбунәчеләренә дә яхшы ук таныш автор) укучылар белән очрашуы кызыклы да, файдалы да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа