Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Гаилә китапханәсендә үлемсез Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Каһарманлык дәресе” булып узды

Гаилә китапханәсендә 2 февраль көнне үлемсез Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Каһарманлык дәресе" булып узды. Чарада катнашучы Бөгелмә медицина училищесы студентлары ул дәһшәтле көннәр һәм вакыйгаларга багышланган документаль хроника фильмнары карадылар: Мамай курганы, Павлов йорты, "Сталинград сугышы" дигән музей-панорама кебек тарихи һәйкәлләр турында мәгълүмат алдылар. Булачак медицина хезмәткәрләре әлеге...

Гаилә китапханәсендә 2 февраль көнне үлемсез Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Каһарманлык дәресе" булып узды.

Чарада катнашучы Бөгелмә медицина училищесы студентлары ул дәһшәтле көннәр һәм вакыйгаларга багышланган документаль хроника фильмнары карадылар: Мамай курганы, Павлов йорты, "Сталинград сугышы" дигән музей-панорама кебек тарихи һәйкәлләр турында мәгълүмат алдылар.

Булачак медицина хезмәткәрләре әлеге коточкыч бәрелештә табиблар, шәфкать туташлары, санинструкторлар күрсәткән каһарманлыклар турында тетрәнеп тыңладылар. тиңдәшсез батырлык, зирәклек, чыдамлык үрнәкләре күрсәткән, меңнәрчә сугышчыларның гомерләрен саклап калган Маша Кухарская, Наташа Качевская, Маша Таранима, Дуся Дмитриева, Гуля Королёва һәм башка бик күпләрнең исемнәре яңгырады бу очрашуда.

Чарада катнашучылар Сталинград сугышы корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Галина САДЫЙКОВА,

китапханә мөдире.

Фото - китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса