Гадел Вафин Арчада агуланган балалар бер атна эчендә тернәкләнер, диде
Министр әйтүенчә, агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. (Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Атна дәвамында алар тулысынча тернәкләнер дип көтелә. Бу хакта бүген жкрналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры...
Министр әйтүенчә, агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә.
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Атна дәвамында алар тулысынча тернәкләнер дип көтелә. Бу хакта бүген жкрналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, агуланганнан соң Казан һәм Арча хастаханәләренә барлыгы 41 кеше эләккән - 39 бала һәм ике олы кеше. Хәзерге вакытта Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә 30 бала дәвалана, тагын 9 бала Арча үзәк хастаханәсендә. "22 баланың хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Аларга вакытында билгеләнгән дәвалау үз нәтиҗәләрен бирде, балалар тернәкләнә башлады. Калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Бөтен тиешле терапия үткәрелә. Инфекцияне кузгатучыны щактый тиз ачыклый алдык. Бу норовирус инфекциясе, 15 сәгать эчендә ПЦР- диагностика ысулы белән ачыклап, шул инфекциягә каршы дәвалау башладык. Хәзер балалар сәламәтлегендә уңай динамика күзәтелә", - дип аңлатты Гадел Вафин. Бу вирус инфекциясе булганлыктан, ул тагын 7 көн вирус белән контактта булырга мөмкин кешеләрнең күзәтү астында булачакларын әйтте, бу вирус таралышына чик кую өчен кирәк.
Министр әйтүенчә, инфекциянең чыганагы ачыкланган. Бу нисбәттән, Роспотребнадзор белән эш алып барыла. "Бу инфекция таралмасын өчен барысын да эшләячәкбез. Бер атна эчендә авырган балалартулысынча савыгырга тиеш", - диде ул.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/12/157852/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа