Габидулла Һади улы Хәсәновны искә алу мәҗлесе узды.
14 октябрьдә шәһәребезнең "Сәфәр" мәчетендә (имамы Мәгъсум хәзрәт Заһиров) җәмәгате Зөләлә абыстай тәкъдиме һәм тырышлыгы белән Габидулла Һади улы Хәсәновны искә алу мәҗлесе узды. Чын мәгънәсендә популяр булган, күренекле аксакалларыбызның берсе иде Габит ага, Аллаһның тәкъдире белән быел 14 сентябрь - аның бакый дөньяга күчкән көне. Нәкъ менә шундый искә...
14 октябрьдә шәһәребезнең "Сәфәр" мәчетендә (имамы Мәгъсум хәзрәт Заһиров) җәмәгате Зөләлә абыстай тәкъдиме һәм тырышлыгы белән Габидулла Һади улы Хәсәновны искә алу мәҗлесе узды. Чын мәгънәсендә популяр булган, күренекле аксакалларыбызның берсе иде Габит ага, Аллаһның тәкъдире белән быел 14 сентябрь - аның бакый дөньяга күчкән көне.
Нәкъ менә шундый искә алу мәҗлесләрендә кешенең бу фани дөньяда нинди эз калдырганлыгы, кем булганлыгы, нинди хөрмәткә лаек икәнлеге, күпме эшләр башкарганлыгы турында тагын да тулырак билгеле була да инде. Дөрес, без үзебез дә Габит ага Һади улының гомерендә башкарган бик күп күркәм эшләренең шаһиты.
Аның шәһәребез тарихында татарларның эзен ачыклауга, хакыйкатьне торгызуга багышланган хезмәтләре дә, дини дәгъват өлкәсендәге тырышлыклары да, экологик проблемаларга битараф түгеллеге дә, гадәти булмаган, үзенчәлекле мавыгулары, кызыксынучанлыклары, мәнфәгатьләре турында да хәбәрдарбыз, үтә дә тирән эчтәлекле, мәгънәле шигъри юллар авторы икәнен дә беләбез.
Чыннан да, Габит хаҗи Хәсәнне белмәгән кеше сирәктер Бөгелмәдә. Кешеләрне сөя торган кешелекле, гавами кеше иде, һәрчак халык арасында булды, милли проблемалар, дини мәсьәләләр аның өчен беренче урында иде. Алдынгы карашлы, милләтен хөрмәт иткән кешеләр аның белән очрашмый калмагандыр, мөгаен. Шуңа да искә алу мәҗлесенә халык бик күп җыелды, хәтта чит шәһәрләрдән дә килгәннәр иде. Мәҗлесне, күркәм һәм мәгънәле итеп, Рамил хәзрәт Хөснетдинов алып барды.
Габит аганы искә алуның тарихи Хәтер көннәренә туры килүендә дә үзенә күрә символик булган эчке мәгънә бардыр, мөгаен. Чөнки узган гасырның 80 нче еллары ахырында Габит әфәнде, шәһәребездә беренчеләрдән булып, мәчеткә, дини мәсьәләләргә кагылышлы чараларны оештыру эшләрен кузгатып йөргән кеше иде. Бөгелмәдә татар телендә радио аша чыгыш ясау мөмкинлекләрен дә башлап ул оештырды. Беренче булып азанны да радиодан ул яңгыратты. Хәтеремдә, Корбан бәйрәменә багышлап, мине радио аша мөнәҗәт әйтергә чакырган иде. Әмин абый Галиев та ул тапшыруда катнашып, "Өченче көн тоташ кар ява" җырын башкарган иде. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, чираттагы гади чараларның берсе кебек тоелса да, ул вакытта бөтен шәһәр гөр килеп шауларлык олы вакыйга булган иде ул.
Сезнең игътибарга, хөрмәтле газета укучыларыбыз, шәһәребез язучысы, хәзер инде ул да бакыйлыкка күчкән Радмил ага Зыятдиновның Габит ага Хәсән оештырган радио эшли башлаган чорда илһамланып язган бер шигырен дә тәкъдим итәсе килә.
Әлеге язмам биредә искә алынган һәрбер кардәшебезнең рухына дога булып бкрсын иде.
Сөйлә, Бөгелмә!
(Бөгелмә җирле радиосына багышлана)
Тәрәзәдән якты нурлар керә,
Радиодан бер моң агыла.
Идел дулкыннары гүя шулай
Талгын гына ярга агыла.
Кайтавазы булып күңелләрнең,
Ишетелә газиз, бер сагыш.
Радиодан Бөгелмә сөйли бит!
Барыбызгада таныш ул тавыш.
Бөгелмәбез сөйли башлауны без
Көтеп алабыз, иртүк уянып.
Изге хәбәрләрне сөйләгәндә,
Тыңлап тора һәр йорт куанып.
Илләр имин диеп куанабыз,
Шөкер итәбез изге хәбәргә.
Шатландыр, син, безне, Бөгелмәбез,
Бирмә сүзне хәвеф-хәтәргә!
Эфир дулкыннары бәхет булып
Тулсын иде нурлы иртәдә!
Бәхет дулкыннары бер кайчан да
Очрамасын иде киртәгә!
Сөйлә, Бөгелмәм, син хак сүзләрне,
Туган илеңдә - ныклы иманың!
Бөгелмәнең йөрәк тибеше син,
Аерылмас юлдашы син аның!
Бадъянчәчәк КӘБИРОВА, Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа